Ачы сугыш еллары
1945 елның 9 маенда дөньяны фашизмнан коткарган азатлык солдаты Рейхстагта иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугышның соңгы сәхифәсенә нокта куя.
Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, моңсу-ямансу да вакыйга буларак кереп калган, сүнмәс дан, якты өметләр алып килгән.
Бөек Җиңү илебез, халкыбызның җиңелмәслеген бик ачык күрсәтә. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Җиңү Көне сугыштан соңгы буын өчен изге көн, чөнки Җиңү гаять зур корбаннар биреп яулана.
Татарстан гына да өч миллион халкыннан җиде йөз меңнән артык улын һәм кызын фронтка озата. Шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында мәңгегә ятып кала. Муса Җәлил, Михаил Девятаев һәм башка күпләгән каһарманнарыбыз безнең өчен һәрчак батырлык үрнәге булып тора. Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында маңгай тирен тамызып Кызыл Армиягә һәм иксез-чиксез илебезгә икмәк үстергән, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз.
Гаиләм истәлекләреннән
Мин Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бәйле булган әби — бабаларым турында язасым килә. Авылыбызның сугыш чоры балалары, шулай ук әти-әниләр белән сөйләшкәннән соң, алар турында күп кенә мәгълүмат җыйдым.
Бабамның әтисе, Малләмов Нәҗип Малләм улы, 1908 елда туган. Сугышка кадәр туган авылында тракторчы булып эшли. Аны күргәнем булмаса да, сөйләүләр буенча, мин аны киң җилкәле, зәңгәр күзле, бөдрә чәчле, алыптай баһадир итеп күз алдына китерәм. Ул сугышның беренче көннәреннән үк яшь хатынын һәм балаларын калдырып, фронтка чыгып китә. Шул китүдән инде ул кире әйләнеп кайта алмый. Беркүпме вакыт үтү белән, безнең гаиләгә кара кайгы килеп төшә: Нәҗип бабай хәбәрсез югала. Коточкыч хәбәрне ишеткәч тә, Хәдичә әбием, бәлки кайтыр дигән өмет белән яши. Бу вакытта бабама — 4 яшь була, ә сеңлесе әнисенең карынында ук кала. Яшәүләре бик кыен булган. Алабута, кычыткан ашаулары турында сөйләгәндә, минем күзләремә яшь килә. Сугыш елларында авылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар төп эшче көч була.
Авыл халкы җилкәсенә зур авырлыклар төшә. Ачлык, ялангачлык, төрле авырулар, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр авыр хезмәт, кыскасы, барысын да татырга туры килә. Бабамның әнисе Хәдичә әбием дә бу авыр хезмәттән читтә калмый. Авылда гомере буе колхоз эшендә алдынгылардан саналган. Хәтта Хадичә әбигә «Колхоз анасы» дигән кушамат та такканнар. Нишләмәк кирәк, ике баланы карарга, ашатырга, киендерергә.
Әдип бабайга да иң авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Сеңелесе туган елны кыш бик салкын була. Ялгыз хатынның ягарга утыны да аз кала, үзе дә ачлы- туклы, баласын имезергә сөте дә шундый гына була. Беркүпме вакыттан яшь сабыйны бик каты салкын ала. Бәхетсез анага тагын кайгы килә, аның баласы үлеп китә. Әби бу килгән ачы кайгыларга бирешмичә яшәвен дәвам итә, чөнки аның тагын бер баласы бар, шуның өчен яшәргә кирәк. Хәдичә әби, үзе капмыйча, аңа каптырып, юклык белән көрәшеп, шушы баласын аякка бастыра. Минем бабам әтисе турында сөйләргә бик ярата. Әдип бабай, үсеп җитеп, армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Илгизә әбигә өйләнә һәм аларның бер — бер артлы биш балалары туа. Хәдичә әби оныкларына сөенеп туя алмый. Аларны үстерешергә ярдәм итә. 94 яшен тутырып, якты дөньядан китә.
Дәү бабам куркусыз солдат, эшчән ир-егет булган. Ул илебез өчен гомерен биргән. Мин аның белән горурланам.
Риана Маллямова, Шланга урта мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев