60 ел бергә гомер итә алуның сере нәрсәдә?
“Гаилә бәхете язгы ташу түгел, Үзе килми юллар ярмыйча. Аның өчен бергә, җиң сызганып көрәшергә кирәк армыйча...”.
Бу юллар безнең районның 2019 елда Бриллиант туйларын, ягъни бергә яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үткән парларына әйтелгән төсле. Андый парлар быелгысы елда 10ау иде. Тик, кызганычка каршы, ел башланып әллә күпме үтмәстән ике парның “икенче яртылары” үлеп китте. Нишлисең, дөнья бит! Калган 8 парны гомерләрендәге истәлекле дата белән район башлыгы Марат Гафаров тәбрикләп чыкты. Бер пар янына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов барды. Аларның барысында да район ЗАГС бүлеге мөдире Альбина Шәрәфетдинова, авыл җирлекләре башлыклары һәм без, редакция хезмәткәрләре дә, кунак булдык. Һәм барысына да бертөсле сорау бирдек: «60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә?»
–Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә, - дип җавап бирде Нина Ивановна Храмова. – Белмим, нәрсәсе белән үзенә шуның кадәр җәлеп итә белгәндер, әмма Николайга кияүгә чыкмасам, бүтән беркемгә дә чыкмаячакмын, -дигән идем мин.
Ә Николай Ильич үзе дә бик яраткан шул Нинасын, гомере буе бер-берсенең сүзеннән чыкмыйча яшәгәннәр алар. “Шулай да “табак-савыт шалтырамый” булмый бит инде гаилә булгач, бер дә оршышмадыгызмени, дип сорыйм бүген дә Колясына сөеп баккан Нина ападан.
–Алай гына булгандыр инде, -ди ул. – Мин килгәндә кайнана-кайната бар иде төп йортта. Күршеләр кайнанама да шундый ук сорауны бирәләр икән дә, әни, мәрхүмә: “белмим бит, бер дә ишеткәнем юк, сүзгә килгәннәрен” дип әйтә икән. Ә каян белсеннәр, ди инде алар – без берәр төрле аңлашылмаучанлыкны абзарда, терлек караганда бетереп керә идек, олыларга һич тә белгертмәдек. Ә бер-бер артлы балалар үсә башлагач үпкәләшергә вакыт та булмый иде.
12 бала тәрбияләп үстергәннәр Храмовлар. Нигез-ояда бер кызлары калган да, тормыш иптәше белән берлектә, әти-әниләрен тәрбияләп яши. Алай дисәң, өлкән Храмовлар әле күптән түгел генә 6 айлап Америкадагы кыз һәм кияүдә кунак булып кайтканнар. Өйдә тормыйлар да, диюем.
Тик менә соңгы елларда Нина апаның гына сәламәтлеге какшаган – инсульт кичергән ул. Яшь чагында колхозда комбайнчы, учётчик, хуҗалык мөдире кебек вазифаларны башкарган Николай абый да хәзер Нинасының “докторы” булып калган.
–Әнине әти яшәтә, -ди кызлары да. – Иртә тордымы кан басымын үлчи ул аның, даруларын вакытында бирә, гел карап- тәрбияләп тора.
Николай абый умартачы да икән әле, уңган бакчачы да. Өй шартларында ясаган сок, шәраб, әче балын аның мактап туя алмаганнар. “Безнең әтиләр “бара-бара базар кала”, дияләр иде. Безнең дә “базарлар” калды шул, дип көрсенә тугызынчы дистәне ваклаучы Николай абый. – Балны хәзер Чүпрәледән кияү китерә, ”куәтлерәк бал” америкалы кияүдән кайта, -дип көлә. Ә үзе гомере буе да аракы ише нәрсәләр белән дус булмаган, ир балаларына да ул яктан үрнәк була белгән. Күршеләре аның әле бүген дә киерелеп печән чабуы, сәламәт тормыш рәвеше алып баруы турында сөйли. 15 оныкларын, 8 оныкчыкларын каршы алып, аларны яратып-сөеп яшәүче әби-бабай да алар, Храмовлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев