Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында яшәүче Мидхат абый Шәрәфетдиновка 90 яшь тулды

Аларның нәсел тарихлары турында китап язарлык.

Яшәү ямен хезмәттән табам һәм таптым, - ди, шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп узучы Мидхат абый Шәрәфетдинов.

Ялгызы гына яшәвенә карамастан, (тормыш иптәше вафатына да 25 ел) өенә килеп керү белән чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора. Кунаклар килүгә чиксез шат булган ветеран иң беренче булып үзенең орден, медальләрен күрсәтеп, хезмәт итүен сөйләргә кереште. 

Аларның нәсел тарихлары турында китап язарлык. Бабалары Шәрәфетдинны кулаклар дип бөтен гаиләләре белән сөргенгә сөрәләр. Бар мөлкәтләрен колхозга алалар. Мидхат абыйның әтисе Абделәхәт үз ризлыгы белән бөтен байлыгын тапшырып, колхозга керергә ризалык бирә. Әмма гомере озын булмый. Мидхат абыйга 3 яшь вакытында бакыйлыкка күченә, алар абыйсы белән әнисенә ярдәмче дә, төп терәк тә булалар.

Бик яшьли колхоз эшенә керешәләр, көлтә бәйләргә, урак урырга йөриләр. Мидхат абый үзе алдынгы комбайнчы. 30 елдан артык шушы хезмәтне башкара ул. Моннан тыш, аны авылдашлары һәм тирә-яктагылар оста балтачы буларак та беләләр. Ул төзегән йортларның, каралты-кураның исәбе-хисабы юк. Үз гомерендә дүрт мәчетне төзү эшендә дә катнашырга насып була аңа: үз авылларында, Яңа Кәкерледә һәм Ульяновск өлкәсендәю

– Мин эшне яраттым, эш мине яратты, - ди юбиляр. Эш кешене ныгыта гына. Сугыш елларында да менә шушы куллар эшләде инде, - ди тыл хезмәтчәне кулларын күрсәтеп. Авылда үгез белән сабан сөрдек, молотилкада эшләдек, көлтә бәйләдек.

Мидхат абый тормыш иптәше белән матур гомер кичереп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ветеран берүзе генә гомер йомгакларын барлый. “1996 елдан бирле ялгыз яшим, башыңа төшкәч, түзәсең икән ул”, -ди ул.

Юбилярны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Фил Фатхуллов килделәр. Кунаклар хезмәт ветеранына РФ Президенты  Владимир Путинның котлау хатын  һәм район башлыгыннан бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев