Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җылы аралашуга ни җитә:тыл хезмәтчәне Елена Федотовна Кузнецовага 95 яшь тулды

Елена Федотовна Кузнецова Городище авылында туган.

Бөек Җиңү көне Түбән Чәке авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Елена Федотовна Кузнецова өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Агымдагы елда исә әлеге датаны ул юбилеен билгеләп тә каршы алды — аңа 95 яшь тулды.

Елена Федотовна Кузнецова Городище авылында туган. Бер гасырга якын гомер юлы узган авыл өлкәне илебез тарихының тере шаһиты булып тора. Ватаныбызда булган бөтен төр вакыйгаларны үз иңнәрендә татыган ул.

Николай Сергеевич Кузнецов белән уртак тормышларын Түбән Чәке авылында башлап җибәрәләр. Гаилә башлыгы үзе дә сугышта йөреп кайткан була. 17 яшендә танк училищесына укырга кергән һәм аннан фронтка юл тоткан егет. Сугыш тәмамланганнан соң да, тагын биш ел хезмәт иткән әле. 

Елена Федотовна һәм Николай Сергеевичның дүрт баласы туа. Алар гомер буе колхозда эшлиләр. 
Николай Сергеевич күптән инде бу вафат булган, туган нигездән балалар да таралышкан.

Олы яшьтә булса да Елена Федотовна өен ташламый. Аяклары инде әлләни йөрми, ә хәтере бик әйбәт үзенең. Балалары чиратлап, кайтып йөриләр икән. Күршесе Ольга Зәйнетдинова күптәннән инде уң кулы, «көненә берничә мәртәбә кереп чыга», ди Елена апа.

Юбиляр онык-оныкчыкларга да бик бай, барлыгы алар —17әү.

Юбилей бәйрәмен дә Елена Федотовна түземсезлек белән көтеп алган. Кызы әйтүенчә, кунакларны бик көткән. Юбилярны котларга район хакимиятеннән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Илдар Рәкыйпов, авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев, мәдәният, мәктәп вәкилләре килде.

Юбилярга котлаулар, бүләкләр, җылы теләкләр дә күп булды. Ә иң мөһиме—Елена Федотовнаның мондый җылы аралашуга шат булуы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев