Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Укытучыбыз Сиринә Аймәтова турында

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

Без дә үзебезнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләргә олы ак бантлар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавыбызны бүгенгедәй хәтерлибез. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Аймәтова Сиринә Фатыйх кызы матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлаулар, көндәлектәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтердә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар - барысы да истә…

Иске Кәкерле урта мәктәбендә 35 елдан артык башлангыч сыйныфларга белем бирүче кадерле укытучыбыз Сиринә Аймәтованың шушы көннәрдә олуг гомер бәйрәме. Укытучыбыз 1961 нче елның 1нче маенда Иске Кәкерле авылында туа. Башлангыч белемне шунда ала. Үсмер чактан ук укытучы булу теләге аны Казан педагогия училищесына алып китә. Аны яхшы гына тәмамлаганнан соң, ул 1980 нче елда туган авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә.

Бүгенгесе көнгә кадәр Сиринә Фатыховна туган мәктәбендә хезмәт итә. Шул еллар барышында дистәдән артык сыйныфны башлангыч баскычтан урта баскычка озатты ул. Укытучы апабыз үз эшенең остазы, шуңа күрә дә еллар үткән саен аңа карата булган безнең хөрмәт хисебез үсә бара. Без тормыш юлыбызда аның үзенә, хезмәтенә сокланып үзебез дә укытучы һөнәрен сайладык. Бүгенгесе көндә дә аның киңәшләрен тыңлап, аңардан үрнәк алып бергә-бергә хезмәт юлыннан атлыйбыз.

Без укытучыбызга без гомер буе бурычлыбыз! Рәхмәт, Сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыбыз! Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып калуыгызны телибез.

Барлык укучыларыгыз исеменнән- Фәридә Асадуллина, Рәмзия Сабирзянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр укытучылар