Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Яшьлек сагындыра

Бөтен кеше шулайдыр инде ул, олыгаеп килгән көннәрдә яшьлек еллары бик еш искә төшә, шул вакытлар сагындыра.

 

Мин бик еш Совет Армиясендә хезмәт иткән елларымны искә алам. Казахстан хәрби округына кергән Дерңавинск шәһәрендә урнашкан ракета гаскәрләрендә байрак йөртүче идем мин. Андый дәрәҗәле вазифага алдан ничек әзерләүләрен хәрби хезмәт үтеп караган кеше беләдер.

Частебездә 30 меңгә якын солдат, офицер. Шулар арасыннан байрак йөртүче итеп мине сайлаулары да зур җаваплылык йөкли иде. Сынатмаска тырыштым, билгеле. Һәрбер биремне, солдат алдына куелган хәрби бурычны намус белән үтәдем.  Взводның хуҗалык командиры булдым.

Реклама

Хәрби хезмәттә алынган күнекмәләр – алга куелган бурычны зур җаваплылык тоеп башкару миңа тормышта да бик нык ярдәм итте. Бик күп еллар районда газ эксплуатацияләү службасы начальнигы булып эшләдем, авылларга газ керттек, газ баллоннары кайтарта идек, тагын әллә ничаклы эшләр башкардык – хезмәтемә карата кешеләрдән дә, җитәкчеләрдән дә рәхмәттән башка сүз ишетмәдем.

Хәзер менә лаеклы ялда инде мин. Кешеләр, райондашлар белән аралашып, үзем утырткан нарат-чыршыларны, бакчамны карап үткәрәм көннәремне. Район яңалыклары белән танышып барам, яхшы якка үзгәрешләргә чын күңелемнән шатланам. Һәркемгә сәламәтлек телим.

Әмир Шәрәфетдинов, Иске Чүпрәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев