Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Чокалы авылында яшәүче Әмирҗан абый Сәлахетдинов 90 яшен билгеләде

Янәшәбездә тирә-юньдәгеләр сокланырлык гомер юлы узган кешеләр күп. Шундыйларның берсе - Яңа Чокалы авылында яшәүче Әмирҗан абый Сәлахетдинов.

Әмирҗан абый гомеренең көзенә, кышына җиттек, дип, елап, сыкрап утыра торганнардан түгел. 91нче көзенә аяк басса да, йөрәге һаман унсигездә. "Эшлисе эшләрем, ниятләгән изге гамәлләрем бар әле",-ди ул. Ә иң мөһиме - бәхетле ул! Җиргә нык басып торган балаларын - нәсел дәвамчыларын үстерсә, үзе дә бу тормышта эзле булып калган.

Әмирҗан абый Яңа Чокалы авылында дөньяга килә. Гаилә ишле була, бүгенге көнгә сигез бертуганыннан берсе вафат.

-Көненә 300 грамм икмәк бирә иделәр, шуның белән көн күрдек,-ди ул, авырлыкларны искә алып.

Әмирҗан абый үз мисалында тырышлык белән "таш та ярып булганлыкны" дәлилли. 3 сыйныф белеме белән алдынгы тракторчы, машина йөртүче исеменә лаек була.

Сугыш башланганда ныгып та җитмәгән көч-егәрлеге белән трактор "иярли". Армиягә китәр вакыты җиткәч тә, хәрби комиссар аның елын кичектерә. Чөнки сугыштан соңгы елларда да авылда эшләргә кеше кирәк була.

Шулай да Әмирҗан абый армия хезмәтен дә үти. 4 елга кадәр сузылган хезмәт янә шул сугыш авырлыгын күрү белән бер була, алар көн дә диярлек "үлем" белән очрашалар. Ул махсус заданияләр үти торган частьтә хезмәт итә. Алар вазыйфасына Калуга, Смоленск, Мәскәү өлкәләрендә миналы кырларны юк итү бурычы йөкләнә. "Үлүчеләр дә булды, Ходайга рәхмәтлемен, исән-имин кайттым", ди ул.

Юбиляр хезмәт итү дәверендә Мәскәү шәһәрендәге Җиңү бәйрәмендә узган Парадта катнашуын аерым горурлык белән сөйли.

-Ул елларда иң беренче яңа "Газ-51" автомашинасы дөнья күрде. Әлеге машинада беренчеләрдән булып утырып, парадта катнашу бәхете миңа насыйп булды",-ди.

Мондый бәхетле мизгелләр исә Әмирҗан абыйның гомерендә күп була. Армия хезмәтен үтәп кайтканнан соң, аңа хуҗалыктагы иске машинаны җыюны йөклиләр. Тиздән парк яңа транспорт белән тулылана. Әмирҗан абый да яңа машиналарның берсенә утыра, МТС директорын да йөртә. Шулай итеп, гомер буе ул алдынгы шофёр булып хезмәт итә. Тырыш хезмәте өчен яңа "Нива" белән бүләклиләр. Аннан соң, 34 ел гомер узса да, бу автомашина бүгенгәчә Әмирҗан абыйга хезмәт итә.

Лаеклы ялга чыккач та, юбиляр тик тормый. Авылдагы иске пилорама бинасын төзекләндереп, шунда сигез ел эшли. Авылның алдынгы сыер савучыларына, механизаторларына шунда агач материаллары әзерләп, йортлар җиткезергә ярдәм итәләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев