Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Украина территориясендә, махсус хәрби операциядә булганнарның икенче төркеме ялга кайтты

Алар белән районда төрле очрашулар уза. Район башлыгы Марат Гафаров кабул итүендә дә булдылар алар. Район үз хәрбиләрен каршылауны да тантаналы рәвештә башкарды.

Ә бүгенге язмабызның герое – Алексей редакциягә үзе килде. Алеша шул редакция коридорларында үскән, андла узган бәйрәмнәрдә катнашкан егет. Чөнки аның әнисе Нина Ивановнаның 40 елга якын гомере “Таван ен” газетасында эшләп узды. Улларын озатканда, алар белән бергә без дә кайгырган идек. (Гомумән, райондашларыбызның бәхетле яшәвен, тормышларында гел игелек кенә булсын дип телибез без). Алексейны күргәч исә шатлыгыбызның чиге булмады. Шундук аннан ул территориядәге хәлләрне сорашырга тотындык.

Алексей  взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Сугышчан операцияләрдә дә катнашырга өлгергән. Сынатмаган. Шуннан соң аны бу вазифага тәкъдим иткәннәр. Без белгән шук, күп сүзле яшүсмер түгел инде ул. Ирләрчә нык характерлыга, сүзен үлчәп, уйлап кына сөйли торган җитди ир-егет булып җитешкән. Хәер, тыныч тормышта ук инде Алексей ир-егеткә тиешле вазифаларны башкарган – училищеда укып белем алган, аннан соң Армия хезмәтенә барып кайткан, гаилә корган иде.

Иң сагындырганы, иң кайгырнттырганы да анда әти-әни һәм гаиләм, кызым. Алар өчен, аларны елатмас өчен яшисе килә, - ди Алексей.

Куркыныч хәлләрдә ирләр туганлыгы турында, окопларда бер-берсенә ничек ярдәмгә килүләре, иптәшләре өчен өзгәләнүләре турында да сөйли хәрби ир- егет. Боларны сөйләгәндә күзләре яшьләнә, хәтта.

Алексей районнан барган, райондашлар туплап җибәргән гуманитар ярдәмнең дә үзләренә барып җитүе турында белдерде. Моның өчен барлын хәрбиләрнең райондашларга да, район башлыгы Марат Гафаровка да рәхмәтле булуларын әйтте.

Бик сирәк кеше генә операция барган территориягә кереп, якташларының хәлен белешеп йөри, ярдәмне дә адресатына китереп җиткерә ала. Ә безнең район башлыгы да, эшмәкәрләр дә шундый батыр йөрәклеләр, анда бит үзебезнең яктан искән җил дә кадерле, -ди Алексей.

Районнан гуманитар ярдәмнең үзләренә кадәр килеп җитүе бер сюрприз булса үзебезнең район укучысы язган хатның килеп ирешүе аның өчен тагын бер шатлык булган. Без аның белән әлеге хат авторын эзләп Иске Ишле мәктәбенә дә барып килдек. Солдатка хат язучы Илзатның Алексей абыйсын күргәннән соң, хәрбинең аның кулын кысып рәхмәт әйткәненнән соң ничек шатланганын белсәгез...

Сезгә килдемени минем хатым?! Мин аны абыема дип язган идем, -дип куйды ул. (Абыйсы Илшат та бүген мобилизованныйлар сафында Украина территориясендә неонацистларга каршы көрәшә).

Без Алексей  белән, аның тормыш иптәше Марина ханым, кызы Есения катнашында, видеоязма да төшердек. Әңгәмә дә кордык. Әңгәмәбезнең русча вариантын газетабызның электрон версиясендә, видеоязманы социаль челтәрләрдәге “Родной край” төркемендә карый аласыз.

Егетләребезнең яллары – кыска вакытлы. Алар инде бу көннәрдә яңадан Украина территориясенә керергә әзерләнәләр. Аларның барысына да тугын якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев