Туган җирем, районым дип...
Районыбызның социаль-икътисадый өлкәсен, халкыбызның яшәешен, тормыш шартларын яхшырту, сәламәтлеген кайгыртуга гомерләренең күп елларын багышлаган шәхесләр Фаридон Гильфан улы Хафизов һәм Шәүкәт Әхмәтсафа улы Алиуллов юбилейлы гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Шәүкәт Әхмәтсафа улы Алиуллов Кече Чынлы авылында туып-үскән, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Зур Чынлы урта мәктәбендә укытучы булып башлаган, анннан оештыручы, директор урынбасары, директор вазифаларына күчкән.
Төрле җаваплы постлар: ВЛКСМның Чүпрәле район комитетының I секретаре, район мәгариф бүлеге мөдире, Чүпрәле районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе дә вакытында Шәүкәт Әхмәтсафа улыныкы булган.
Хезмәт дәверендә районны газлаштыруда, социаль һәм мәдәни объектлар төзүдә заманча методлар һәм технологияләр кертүдә, шулай ук халык мәгарифе өлкәсендә үзгәртеп коруларда шактый үзгәрешләргә, уңышларга ирешелә.
Күпьеллык хезмәте өчен Шәүкәт Әхмәтсафа улы Алиуллов Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, ТР Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше Фирдәүсә ханым белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, оныкларның уңышына сөенеп яшиләр.
70 яшьлек олы юбилеен билгеләгән көннәрдә юбилярны район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов котларга килделәр. Марат Гафаров хакимияттә, мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен Шәүкәт Әхмәтсафа улына олы рәхмәтләрен белдерде, бүләк тапшырды.
ТАССРның атказанган табибы, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы Фәридон Гыйльфан улы Хафизовка 85 яшь тулды.
Шушы 85 елның 50 елга якыны аның ак халат киеп уза. Коткарылган, якты дөньяны күрү бәхетенә ирешкән меңнәрчә язмышлар, район халкы арасында абруй казанган дәрәҗәсе–олуг табибның бүгенге халәте һәм яшәеше.
Фаридон Гильфан улы Үзбәкстан якларында туып-үсә, әтисе исә тумышы белән Апастан якларыннан. Юллама белән киткән гаиләгә янә туган якларга кайту насыйп була. Яшь табиб Фаридон Хафизовны исә Чүпрәле районы халкының сәламәтлеген ныгытырга җибәрәләр. 1963 нче ел була ул. Хирург һәм офтальмологтан башланган хезмәт юлыннан ул баш табибның дәвалау бүлеге буенча урынбасарына кадәр күтәрелә, баш табиб та булып эшли.
Район халкы Фәридон Гыйльфан улын югары профессионализмы, бай тәҗрибәсе, пациентларга сизгер мөнәсәбәте һәм җаваплылыгы өчен тирән хөрмәт итә. Тормыш иптәше Фрида ханым да озак еллар хирургиядә шәфкать туташы булып эшли. Бүгенге көндә уллары, кызлары да әлеге һөнәрнең дәвамчылары.
–Фаридонның табиблыкка багышланган гаилә династиясе 200 елны тәшкил итә,-ди тормыш иптәше Фрида ханым.
Табиблык эшчәнлегеннән тыш, ул иҗат белән дә мавыга-аның хикәяләре районның «Яңа юл» газетасында басылып чыга. Пенсионерлар, ветераннар берлегендә дә ул актив кеше, бер генә чарадан да калмый.
Юбилярны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Иосиф Кукушкин котладылар. Озын гомер, шатлык, бәхет һәм иминлек теләделәр. Район халкы сәламәтлеге сагына куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев