Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

ТР Президентын сайлау көнендә Чүпрәле өлкәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбиляр сүзләренчә, ул сайлауларны бервакытта да калдырмаган.

Чүпрәле районының Югары Каракитә авылында яшәүче Наилә Шиһап кызы Ильязова биш бала, онык һәм оныкчыкка бай кеше. Быелгы истәлекле юбилейлы туган көненең  нәкъ менә Татарстан Президенты сайлаулары көненә туры килүенә ул аеруча да шат.

Юбиляр сүзләренчә, ул сайлауларны бервакытта да калдырмаган. "Элек сайлаулар чын бәйрәм кебек үтә иде. Тирә-күршеләр, урам халкы дәррәү килеп, бергәләшеп сайлауларга төшә идек. Кызганыч, аларның күбесе юк инде хәзер. Ярый әле хәзер өйдә дә тавыш бирергә мөмкин. Шулай да мин элеккегечә сайлауларга үзем төштем. Тормыштагы барлык матурлыкны күрә белергә, тагын да яхшырак булсын өчен сайлауларда һичшиксез катнашырга кирәк", - ди тыл хезмәтчәне.

 Наилә Шиһаповна ялгызы гына яшәсә дә, ул балаларының даими кайгыртуын, игътибарын күрә.

Әлбәттә, шундый икеләтә күркәм булган көндә юбилярны котларга район башлыгы Марат Гафаров шәхсән үзе килде. 

Юбилей көнендә Наилә әби ил Президенты исеменнән дә котлаулар алды. Владимир Путин аңа котлау открыткасы юллаган. Район башлыгы Марат Гафаров исә сәламәтлек, иминлек теләде һәм бүләк тапшырды.

Юбилярны шулай ук, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТР һәм Ульяновск өлкәсе буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Җамалетдинов та котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев