Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тормыш яме – яшәүдә. Яшәү яме – хезмәттә, гаиләдә...

Бүгенге язмамда мин сезгә белеме буенча юрист ханым турында сөйләргә телим. Юрист һөнәренең төп максаты - канун нигезендә гаделлек булдыру. Фемидага бирелеп хезмәт итү язмам герое Дилә Хәмит кызы Хәйретдинова өчен төп бурыч һәм намус эше булып тора. Гадел һәм канун хәрефләренә нигезләнгән эше белән һәр көн саен ул җитди...

Бүгенге язмамда мин сезгә белеме буенча юрист ханым турында сөйләргә телим. Юрист һөнәренең төп максаты - канун нигезендә гаделлек булдыру. Фемидага бирелеп хезмәт итү язмам герое Дилә Хәмит кызы Хәйретдинова өчен төп бурыч һәм намус эше булып тора. Гадел һәм канун хәрефләренә нигезләнгән эше белән һәр көн саен ул җитди сынау тота.

Дилә Миңнебәян һәм Хәмит Шәмсетдиновларның ишле гаиләсендәге җиде баланың алтынчысы булып, 1952 елның 3 ноябрендә дөньяга килә.

-Үземне белә башлаганымнан алып елга-тау итәкләрендә сыер-бозау, каз-үрдәк артыннан йөргәннәрем бүген дә төшләремә керә,-ди Дилә Хәмит кызы. - Әтинең аты бар иде. Шуны малайлар коенырга дип буалап куйган буага алып төшеп, көненә өч тапкыр юындыра идем. Әй, йөрәкләнә иде ул яшь-җилкенчәк - суларын пычратканмындыр шул инде...

Язмамның бу җирендә мәрхүм Хәмит Сәлах улын да искә алып китсәк бик урынлы булыр. Иске Чокалы халкы аны заманына күрә алдынгы карашлы, тырыш, эшчән, үрнәк гаилә башлыгы буларак хәтерли. Башлап колхозда ветеринария табибы, олыгая төшкәч авылдагы хәзерләүләр пунктын җитәкләгән Хәмит аганың Аллаһы тарафыннан бирелгән бер сәләте бар - ул мал-туар телен, әйтерсең лә, аңлый иде. Шуңа да авыл кешесе мал-туар авырап киткәндә аны ярдәмгә чакыра торган иде. Бу уңайдан да Дилә ханымның күңелендә бер күренеш уелып калган.

-Ятимә карчык Нәсимә әбинең сыеры бозау китерә алмый, бервакыт,-дип сөйләп китте ул. -Әти эш белән районда. Ярдәмгә килгән ир-атлар "суярга кирәктер бу малны, әрәм була бит", диешәләр. Ә Нәсимә әби сыерын башыннан кочаклаган да: "Түз инде, малкаем, Хәмит абыең кайтканчы", дип кабатлап-кабатлап, елый. Сыер зур дәүләт, кайчакта йорттагы бердәнбер туендыручы иде бит ул чорда. Ни хикмәт, әти кайтып, сыер янына килеп корсагына баскалаган иде - бозаулады хайван.

Тәүлекнең нинди вакытында ярдәм сорап килсәләр дә, беркемгә дә каршылык күрсәтмәде әти, чыга да китә иде шул йортка, - ди Дилә ханым әтисе турындагы истәлекләрен барлап.

Эшле йортта үскән кыз белемле булуны да үзмаксат итә - Иске Чокалы сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зур Аксу урта мәктәбендә урта белем ала. Ә аннан соң Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә.

-Тормыш шулай үзагымына безне дә ияртеп, акты да акты. Авылдан читкә китү турында уйламадык та. Укып бетергәч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә юридик бүлек начальнигы булып эшләдем. Гаилә кордык, балалар үстердек. Өй салдык...

1992 елдан нотариус хезмәтенә алына Дилә Хәмитовна. Шулай тыйнак кына итеп сөйләсә дә, ул башкарган эш күзгә ташланып тормаса да, бик катлаулы хезмәт ул юрист хезмәте. Ә ул күптән түгел генә нотариаль система үсешенә керткән зур өлеше һәм инициатива күрсәтүе өчен Россия Федерациясе Нотариаль палатасының "Намуслы хезмәт өчен" өченче дәрәҗә аерымлык билгесенә лаек булган иде. Һичшиксез, әлеге зур бүләкнең нигезендә күп еллык тырыш хезмәт ята.

Яшьтән үк гаделлеккә омтылган, үз сүзен кешенең йөзенә карап сөйләшергә күнеккән кызның юриспредунция юлыннан кереп китүе очраклы гына булмаган шул. Принципиальлеге, һәр эштә җаваплылыгы, күп еллык тәҗрибәсе аңа киң вәкаләтләрне югары дәрәҗәдә башкарырга ярдәм иткән һәм менә шундый хөрмәтләнүләргә китергән.

-Тормышта без көтелмәгән хәлләргә юлыгабыз. Кайберләре - шатлыклы, кайберләре - күңелсез. Күп вакыт күңелсез хәлләргә юлыкканда, якыннарын югалтып, мирас рәсмиләштергәндә һәм дә башка төрле документлар кирәк булганда нотариуска килә кеше. Дикъкать белән тыңлыйсың, ярдәм итеп җибәрергә тырышасың, -ди ул.

Алай гына да түгел, нечкә күңелле психолог та була белә бу ханым. Юата, сабырлата, тормыш дәвам итүен аңлата. Шулай итеп һәркемнең рәхмәтенә ирешә.

Илдар Хәйретдинов белән бергәләп тәрбияләп үстергән ике кызларыннан Дианасы әнисе һөнәрен сайлаган, әнә. Олы кызлары Ильнара Иске Чүпрәле урта мәктәбендә мөгаллим булса, Диана Казанда Юстиция министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшли иде. "Иде" диюемнең дә күркәм бер сәбәбе бар, Диана-Динарның шушы көннәрдә генә, Хәйретдиновлар нәселен дә баетып, кызлары туды. Ә Ильнара белән Эльвир гаиләсендә малай һәм кыз үсә.

-Кендек каны тамган җирдән еракка китмәгән кешене, элек-электән үк, бәхетле дип саный идем. Бәхетемнең бер канаты гаиләм, балаларым булса, икенче канатым - туганнарым, дип уйлыйм. Дөрес, югалтулар күп булды. Ике апам бик иртә үлеп китте, ике абыем... Аларның балалары бүген мине әниләре кебек якын күрәләр. Алар да миңа үз балаларым төсле. Апам белән сеңелем Ульянда яшәсәләр дә алар - бездә, без - аларда еш кунак. Туган авылыма кайтып килсәм, дөньям яктырып китә,-ди Дилә Хәмит кызы.

Бик күп игелекле эшләр дә башкара язмам герое. Җәмәгать тормышында актив катнашып, бушлай юридик консультацияләр бирә, укучылар, студентлар белән дәресләр оештыра. Мәчеткә, бәйрәмнәргә, бәла-каза күргәннәргә хәләл акчасыннан өлеш чыгара. Килгән кешенең күңелен, бер чынаяк чәй эчереп булса да, күрергә тырыша. Шундый ачык йөзле, аралашучан булганы өчен дә аның бүлмәсе ишек төбеннән кеше өзелмидер дә инде, дип уйлап куясың. Һәм Дилә Хәмит кызы бүген дә сафта. Хезмәте белән кешеләрне шатландыруын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев