Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тормыш авырлыгын олылардай күтәреп

Мунчәли авылында яшәүче Майнур Салиховага да сугыш башланганда нибары 13 яшь кенә була. Күпбалалы гаилә... Абыйларын сугышка алып китәләр, апаларын да фронт эшләренә йөртәләр.

Гаиләдә иң кечесе булса да, тормыш авырлыгын олылардай татый ул. Орлык ташулар, кырда, фермада эшләүләр-барысын да башыннан кичә Майнур апаның.

Сугыштан кайткан авылдашы Гәрәй белән гаилә корып, 8 бала үстерәләр. Бүген төп нигездә улы Дамир, килене Эльмира тәрбиясендә яши юбиляр.

-Ана өчен бала һәрвакыт бала инде ул. Олыгайсак та, әни дип, туган нигезебезгә кайту шатлыгын, бәхетен тоеп яшибез, Аллаһыга шөкер,-диләр балалары, беравыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар