Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тереклеккә дәва бирүче

Мунчәли авылында яшәүче мал табибы Фиркать Мөбарәкша улы Әхмәтшин турында "үз эшенең остасы" дип икеләнмичә әйтергә була. Бу һөнәргә ул дүрт дистәдән артык гомерен багышлаган.

Әлеге һөнәрне сайларга нәрсә этәргеч бирде соң, дигән соравыма, ул гади генә: "Бала чагымнан терлекләрне кызгана идем. Аннан әти-әни колхозда хезмәт куйды. Мөгаен, авыл баласы булып туу да әлеге һөнәргә мәхәббәт тәрбияләгәндер".

Авыл мәктәбендәге 8 сыйныфны тәмамлауга ук, ул Буа ветеринария техникумына укырга китә. "Ул чакта бер генә сүз дә русча белмим, башлап авыр булды. Тик инде укуны тәмамлап кайтканда, русчалатып әйбәт сөйләргә өйрәнгән идем", ди уенын-чынын бергә кушып.

1975 елда туган районына, ул чакта гөрләп эшләгән берничә авылны берләштергән "Авангард" колхозына эшкә кайта. Тик егет кешенең бит Ватан алдындагы бурычын да үтисе бар әле. 2 ай эшләдем дигәндә, аны хәрби хезмәткә чакыралар.

Ике ел вакыт, әлбәттә, аның күңелендә булган һөнәренә мәхәббәтен суытмый. Янә авылга кайтып, инде ул чакта оешкан Матак авылындагы ветеринария берләшмәсенә мал табибы буларак эшкә билгеләнә. Алай гына да түгел, яшь белгечкә ышанып, мөдир вазифасын да тапшыралар. Терлекләрнең канына, сөтенә, азыгына һәм башка күп кенә тикшерүләр үткәрүләр-зур күләмдә башкарылган эшләр куркытмый аны. Сынатмый белгеч, җиткерелгән планнарны, хезмәттәшләре белән берлектә, даими рәвештә үтиләр. Элек елларны сагынып ул, бергә эшләгән хезмәттәшләр: Фәйзрахман Алтынбаевның, Рәшит Измайловның, Шиһап Шәрәфетдиновның һ.б чын осталар булуы турында сөйли.

-Ул чакта бит транспорты да юк. Иртән көтү киткәнче күрше авылларга төшеп җитәсе бар. Кышкы бураннары, язгы-көзге балчыклары, дигәндәй. Элек бит мал саны да бүгенге белән чагыштырганда бик күп иде,-ди Фиркать абый.

Әлбәттә, алар эшендә шимбә, якшәмбе яллары да булмый. Чын табиб вакыт белән исәпләшми. Әлбәттә, үз эшен чын-чынлап яратып башкарган кеше генә шулай эшли ала.

Фиркать абый биш сеңлесе өчен дә олы абый, ата-ана нигезен саклаучы туган да әле ул. Әти-әниләренең үлемнәре дә аянычлы була. Әниләре яшьли, 45 яшендә үк калдырып китә аларны, аннан соң, әтиләре вафат була. Кыз туганнарын кияүгә бирү мәшәкате дә тормыш иптәше Фәрзәния белән аның җилкәсенә төшә.

Фәрзәниясе белән танышу да кызык кына була аларның. Колхозда эшләгән яшь кызны еракка җибәрми Фиркать абый-урлап алып кайта. Инде менә 36 ел шуннан соң, бер сүздән аңлашып яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр, оныклар шатлыгына куанышып гомер кичерәләр. Фәрзәния ханым Фиркать абыйның хезмәтендә уң кулы да әле ул, санитарка эшен башкара.

Халык арасында: "Табиб-кешеләрне, мал табибы кешелек дөньясын дәвалый",-дигән әйтем яши. Әңгәмәдәшем көндәлек эше турында сөйләгәндә алар башкарган эшнең кеше сәламәтлеге өчен никадәр мөһим булуын аңладым. Чыннан да, кечкенә генә бөҗәкләр дә кешеләрне зарарларга мөмкин. Ә без яратып ашый торган сөт-май, ит ризыклары-барысы да хайван продукциясе. Фиркать абый үткән ел Матак авылында республика программасы нигезендә яңа ветеринария участогы бинасының калкып чыгуына шатлыгын белдерә. Анда заманча җиһазлар, приборлар -барысы да анализларны үткәрү вакытын тизләтә. "Эшләве үзе бер рәхәт, теләк кенә кирәк", ди ветеринария табибы.

Озак еллар дәвамындагы салган тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Фиркать абый Әхмәтшин күп кенә Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән. Шулай булмый мөмкин дә түгел, аның хезмәтен яратканы, бар күңелен биреп эшләгәне әйткән һәр сүзендә, җөмләсендә чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр