Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.
Матур табигатьле, җиләкле урманлы Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылының оста гармунчы егете әтиебез Вазыйх Шәйхетдин улы Ахметов белән җырга-моңга бай әниебез Миңҗиһан Хәсән кызының тормыш корып яшәүләренә шушы көннәрдә 60 ел тулды. Әти-әниебезне олы бәйрәмнәре белән котларга, аларның шатлыклары белән уртаклашырга авыл җитәкчеләре һәм балалары җыелды.
“Әтиегез белән 58 нче елда танышып, 60 нчы елның 31 ноябрендә парлы булдык. 60 ел кай араны үтеп тә киткән... Менә, гомер үтеп бара, шушы гомер эчендә икебез дә колзозда эшләп гомер иттек. Матур яшәдек, бер – беребезне яратып, ихтирам итеп, олыларны олы итеп, яшьләргә юл күрсәтеп яшәргә тырыштык. 4 ул тәрбияләп устердек, һәрберсен башлы-күзле иттек, оныкларыбыз инде үзләре әти-әни булдылар”, -дип сөйли әниебез. Әйе, дөрестән дә матур яшәделәр. Шундый киң куңелле, шат йөзле, кунакчыл, мәрхәмәтле әти-әниләребез белән без – киленнәре дә горурланабыз. Исән-сау, бәхетле картлыкта, балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә озын озак безне куандырып яшәвегезне телибез.
Барлык балалары исеменнән килене Лилия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев