Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Табиблыкны тормыш рәвеше итеп

Чүпрәле районы үзәк хастахәнәсендә райондашларыбыз сәламәтлеген саклауга өч дистә елдан артык гомерен багышлаган Иосиф Виссарионович Кукушкин эшли

Шушы көннәрдә табиб белән үткәннәр, бүгенгесе, нәселе турында гәпләшеп алдык

–Безнең нәсел Хайбулдино авылыннан. Бабай Фома Васильевич әтиебез Виссарионга өч яшь булганда, 1941 елның июнь аенда ук сугышка алына. Дүрт ай хатлары килеп тора, аннан соң бабаебыз хәбәрсез югала. Фронтка китәр алдыннан ул әбиебез Александрага болай дип әйтә: “Улымның улы туса Иосиф дип исем кушарсыз”. Менә шулай иттереп мин бүгенге көндә генералиссимус Сталин исемен йөртәм (көлә).

Кукушкиннар нәселендә табиблар булмый. Мәктәптә барлык фәннәрне дә яхшы үзләштереп барган Иосиф үз алдына “кем булыйм икән?” дигән сорауны куйгач та, табиб һөнәренә туктала. Өйдәгеләр дә аның бу фикеренә каршы килми. Егет Ульяновскидагы медицина училищесына юл тота. Уку алдынгылары сафында була. Тик училищены тәмамларга гына насыйп булмый - Кораллы көчләр сафларына хезмәткә алына. Польшадагы СССРның КГБ хөкүмәт элемтәсе гаскәрендә хәрби бурычын үти Иосиф. Старшина званиесендә, командирларның Рәхмәт һәм Мактау хатларына лаек булып тугын якларга кайта. Хыялы, тәмамланып бетмәгән укуы тынгылык бирми егеткә - С.В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының “дәвалау” факультетына укырга керә. Дүртенче курста укыганда беренче операциясен ясый. Алты елга сузылган укудан соң, институт лабораториясендә эшләп ала. Аннан соң травматология институтында хезмәт куя, ашыгыч ярдәм бүлегендә хирургия буенча интернатура үтә.

1991 елның җәендә район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. 1 июльдән хирург вазыйфасын башкаруга керешә. Шушы елның 1 октябрендә баш табиб урынбасары итеп билгеләнә. Район үзәк хастаханәсендә 30 елдан артык эшләү дәверендә аңа төрле дәрәҗәдәге алты меңнән артык операция ясарга туры килә. Алар арасында 7 – 8 сәгатькә сузылганнары да була.

-Иң катлаулы операцияне хәтерлисезме?

- 7 ел элек иде ул. Күкрәк читлегенә пычак кадалган егетне китерделәр. Үлем хәлендә иде. Эчке органнар күп зыян күргән. Операция уңышлы чыкты. Хәзер ул егет күрешкән саен рәхмәт укый.

-Сезнең өчен иң зур шатлык ул нинди?

- Авыру кешеләрнең хәлләре җиңеләю. Аларны дәвалап, сәләмәтләндереп шатландырасым килә минем. Аякка баскан пациентлардан рәхмәт сүзләре ишетү – шатлык.

Өч дистә елдан артык куелган табиб хезмәте күп сандагы Мактау, Рәхмәт хатлары һәм дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелә  Иосиф Виссарионовичның. Югары категорияле табиб-хирургка 2007 елда “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем дә бирелә. Быелның җәендә аңа Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

Ике улының да үзе эзеннән китүе белән дә горурлана әти кеше. Олы улы Андрей да, икенчесе Станислав та югары белемле табиблар. Әтиләре кебек хирурглар. Олысы республика клиник хастаханәсендә күкрәк хирургиясе бүлеген җитәкли, кечесе- Казанның 18 санлы хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. Андрейның хатыны да шушы хастаханәдә реабилитолог булып хезмәт куя икән. Әле шушы көннәрдә генә оныкчыклары туган. Ксения дип исем кушканнар. Иосиф Виссарионович үзенең тормыш иптәше Ирина ханым хакында да җылы сүзләр әйтә. “Мораль яктан аның ярдәме булмаса уңышларга ирешү мөмкин дә түгел”,- ди ул.

- Кешегә сәламәтлеген саклау буенча нинди киңәшләр бирер идегез?

- Дәвалау дөрес диагноз куюдан башлана. Һәр чирне вакытында дәваларга кирәк. Хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр хирург пычагы астына ешрак эләгә. Бигрәк тә алар үзләренә игътибарны киметмәсеннәр иде. Мәсәлән, ашказаны җәрәхәте булмасын өчен яз-көз айларында профилактик дәвалану курслары үтәргә кирәк. Элек ашказаны җәрәхәтенә операцияләрне еш ясый торган идек. Ә хәзер алар сирәгәйде, чөнки дәвалану мөмкинлекләре, чирне “күрә” алучы заманча аппаратлар барлыкка килде. Әле менә күптән түгел генә хастаханәдә компьютер томографы барлыкка килде, тиздән махсус белгечлеге булган табиб та кайтырга тиеш. Әлбәттә, монда баш табиб Илмас Шиһабетдиновның тырышлыгы зур булды.

Сәламәт булыр өчен үз организмыңны тыңларга, аны кайгыртырга, хөрмәт итәргә, табибларга мөрәҗәгать итүдән читенмәскә киҗәш итәм.

Иосиф Кукушкин җаваплы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Дүрт чакырылышта район Советына депутат булып сайланды, депутатлар корпусында сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссияне җитәкли. Бердәм Россия партиясе башкарма комитеты члены, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясендә өлкән табиб, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегендә иҗтимагый совет члены кебек иҗтимагый вазыйфаларны да зур җаваплылык тоеп башкара.

Рәсемдә: быелгы Сабан туйда “Фидакарь хезмәте өчен” медаль тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев