Сыңар, әмма көчле канат
Әлфия Кыям кызы Алимова озак еллар (32 ел!) бозау караучы булып эшли.
Зур Аксу авылында яшәүче Алимова (Зәйнуллова) Әлфия Кыям кызы үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Авыл хезмәтчәнен котларга район башлыгы Марат Гафаров килде.
Район башлыгы юбилярга сәламәтлек, иминлек теләде, куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук, РФ Президенты исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Җирлек башлыгы Алексей Храмов та авылның озын гомерле Акъәбисе адресына җылы сүзләр яудырды. Ул Әлфия Кыям кызының авылда бик хөрмәтле кеше, һәркемгә үрнәк булуын билгеләп үтте.
Әлфия Алимова Зур Аксу авылында туа. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов сүзләренә караганда, элек авыл катнаш милләтле булган, монда татар һәм чувашлар төпләнеп, дус-тату яшәгәннәр. Бу күркәм гадәт бүген дә дәвам итә. Татарлар авылның тулы бер озын урамын алып торалар. Әлфия апаның да әти-әниләре дә тумышлары белән, шулай ук, Зур Аксу авылыннан. Әтисе Кыям абый гомере буе колхозда эшләгән. Сугыш башлангач, беренче көннәреннән үк, фронтка киткән. “Сугыштан әти яраланып кайтса да, нык сөендек, чөнки без аның исән кайтуын күрү бәхетенә ирештек, үзе дә туган җирендә җирләнде. Гомере озын булмады шул”,-ди Әлфия апа әтисен сагынып. Кыям абый 1946 елда вафат була.
–Әни, мәрхүмә, сыер сауганнан соң, “парной” сөт дибез, шуны тиз-тиз әтигә эчертә иде. Бик савыктырасы килде.
Әнисенә биш баланы бер ялгызы үстерергә туры килә. Әлфия апа иң олысы була. Ул 8 сыйныфны тәмамлап,
колхозда эшли башлый. Озак еллар бозау караучы хезмәтендә була. Авылдашы Әсәдулла Алимовка кияүгә чыга.
Әсәдулла абый ул чакта бригадир булып эшли. Кызганычка каршы, ул да бу дөньядан бик иртә –31 яшендә үк китеп бара. Әлфия апа да әнисе язмышын кабатлап, кечкенә балалар белән бер ялгызы кала, иң өлкәненә ул чакта 4 яшь була, икенчесенә–3 яшь, өченчесенә 1,5 ай, ә төпчегенә йөкле була.
Барлык кыенлыкларга карамастан, ул балаларын үстерә, укыта. Бүгенге көндә балаларына бик рәхмәтле булып яши Ана. “Әтисез үссәләр дә, беркайчан да өебезгә шикаять белән килүчеләр булмады. Мәктәптә дә яхшы укыдылар, эшләделәр һәм бөтен хезмәттә булышчыларым булдылар”,- ди ул балалары турында. –Анда 15, монда-15 сутый җир басып, кешеләргә бәрәңге утыртышып йөрдек. Зарланмадылар, эшләделәр...
Бүгенге көндә юбиляр Зур Аксу авылында улы белән яши. Үз гомерендә ул өч йорт төзи.
–Үзем гомер буе фермада эшләдем, җәен бәрәңге, чөгендер кырында булдык, сыер, терлек асрадык, балаларны ничек тә аякка басырырга кирәк бит... Әле бүген дә улым белән сыер асрыйбыз, калганнары шәһәрдә яши. Хуҗалыкта әлләни ярдәмем тимәсә дә инде, бакчада алабута гына утый алам әле, барысын да контрольдә тотам, - ди елмаеп юбиляр.
Әлфия Кыям кызы бик ачык күңелле кеше. Тормыш авырлыкларына, язмыш сынауларына карамастан (ул әле бер улын югалту кайгысын да күрә), шат йөзле, нык рухлы булып калган. Озын гомер, һәркем сокланырлык акыл һәм хәтер, бүгенге мул тормышлы якты көн бүләк иткән өчен Ходайга рәхмәтле булып яши.
Юбиляр Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре, «Унберенче бишьеллыкның хезмәт ударнигы», «Фидакарь хезмәт өчен" медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев