Сөт җыючы Фәридә
Фәридә Гобәйдуллина 30 еллап инде шәхси хуҗалыклардан сөт җыя
Әлеге ханымны бер сүз, бер җөмлә белән тасвирлап бирегез дисәләр, бөек рус шагыйре Николай Некрасовның: “Янып тора торган өйгә дә керә, чабып барган җирдән атны да туктата” дигән шигырь юлларын китерергә мөмкин булыр иде.
Авылда үзенең тырыш хезмәте белән көн күрүче ханымнарның берсе ул. Кай арада җитешә, ничек барысына да өлгерә диген?! Хәер, атлап түгел, йөгереп йөри бит ул. Сүзне дә әйтеп калыйм, я онытылыр, дигәндәй, ашыга-ашыга сөйли. Бераз булса да күз алдыгызга килгәндер, кем турында язачагым. Әйе, Кече Чынлы авылында яшәүче, сөт җыючы Фәридә Шәрипҗан кызы Гобәйдуллина ул.
Эш бетми җан тынмый
Фәридә ханым белән сүз куешып, каядыр очрашып сөйләшермен димә. Ул әле генә авылда, ярты сәгатьтән инде район үзәгендә, я булмаса, күрше районда ук булыр. Бу язманы әзерләгәндә дә без аның белән юл өстендә очрашып, нибары 5-6 минутлап әңгәмә кора алдык.
Фәридә ханым Кече Чынлы авылы кызы. Шушы авылда туып-үсеп, шул авыл кешесенә тормышка чыгып, гөрләтеп яши. Тормыш иптәше Ирек белән алар өч балага гомер бирәләр. Бер уллары һәм кызлары - шәһәрдә, олысы Илшат, гаиләсе белән, авылда төпләнеп калган.
Элек-электән күпләп мал-туар асрыйлар алар. Бүгенге көндә дә әлеге мул тормышлы яшәү рәвешен дәвам итәләр. Шулар янында каз, үрдәген, тавык-чебешләр үстерәләр.
–Авыл кешесенең йоклап ятырга вакыты юк. Иртән кояш чыгу белән көндәлек эш башлана. Лаеклы ялда булсам да, минем өчен бу бүген дә шулай. “Эш бетми, җан тынмый”, диләр. Эше булсын да, эшләрлек саулыгы булып торсын,-ди Фәридә ханым.
Уңган-булган ханымны Кече Чынлы авылы халкы иртәнге якта ук көтеп ала. Ник дисәң, ул шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Әлеге хезмәтне дә бик теләп, яратып, 30 елга якын башкара. Башлап, тормыш иптәше белән икәүләп эшләсәләр, бүген аңа бу хезмәттә улы Илшаты ярдәмгә килә. Моннан тыш, ике кешегә хезмәт урыннары да булдырганнар алар.
–Иртәнге дүрттән торып сөт җыярга керешәбез. Исәп-хисапны вакытында ясарга тырышабыз. Авылдашлар алай эшебезгә карата тәнкыйть белдергәннәре юк,-ди эшмәкәр ханым.
Моннан тыш, Фәридә Гобәйдуллина Кече Чынлы авылы халкын, район үзәгендә яшәүчеләрне сыр-май белән тәэмин итеп тора. Әлеге продукцияне турыдан-туры Казаннан алып кайтарып бирә.
Бәхет кешене үзе эзләп таба
Кырда эшләгән чакларын сагынып искә алды Фәридә ханым. Бигрәк тә җәен, чөгендер басуында хезмәт куйганнарын. «11әр гектар чөгендер игә идек, аннан кайтасың, өйдә күпме мәшәкать, мал-туар, балалар... яшь вакыт шул, өлгерелгән...”,-ди ул.
Хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров та авыл мәдәният йортында узган чараларның берсендә шул вакытларны искә алып: “11 гектар чөгендерне эшләп тә бетерә алмагандыр инде, әмма шушы кадәр араны йөреп чыгуы гына да үзе зур батырлык”, -ди ярым шаяру белән. Әмма йөреп кенә узылмаган ул кырлар, иң күп чөгендер уңышы озатучы буларак Ф. Гобәйдуллина ул елларда кер юу машинасы кебек олы бүләкләр белән бүләкләнә.
Булганнан бар да була, дигәндәй, Фәридә ханым бүген дә төрле бәйгеләрдә катнаша. Ел саен “Цильна” хуҗалыгы тарафыннан үткәрелүче Яңа ел бизәлеше бәйгесендә менә икенче ел инде җиңүче булды. Өй каршында авыл тормышын тасвирлаган тамаша-декорация ясаган иде. Быел җиңүче буларак печән чапкыч белән бүләкләнде. “Хуҗалыкта бик кирәкле әйбер”, ди ул, яулап алынган бүләгенә балаларча шатланып.
Гаиләдә дә җитез ул. Берничә елдан бирле авыру тормыш иптәшен тәрбияләргә, балаларын каршы алып, озатырга, оныклар белән булырга да вакыт таба. Туганнарның да, күршеләренең дә хәлен белә. Хәтта бер белмәгән кешегә эчкерсез ярдәм итәргә әзер ул Фәридә ханым.
Яшәү рәвешең игелек таратуга, намуслы хезмәт башкаруга корылган булса, бәхет кешене үзе эзләп таба, диләр. Фәридә ханым үрнәгендә моның дөреслегенә тагын бер кат инанасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев