Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

“Сөт-катык,ипи булса -  шул җитә”

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Нәкыя Минегали кызы Хөснуллина 9 яшендә әтисез кала.

Минегали абый сугышның беренче көннәреннән үк дошманга каршы көрәшергә китә. Ленинград шәһәрен саклаганда, блокада вакытында һәлак була. Өч бала белән әниләре, шулай итеп, тол кала.  Сыерлары барга сөенеп туя алмыйлар алар. “Безне ачлыктан коткарды, ди Нәкыя апа.–Мин хәзер дә әлләни кибет ризыгы ашамыйм. Аш, сөт-катык, иң мөһиме ипи булса,  шул җиткән”.

Авылдашы Мөниргә кияүгә чыгып, Нәкыя апа 11 бала таба,  шуның 10сы: 5 улы һәм 5 кызы исән –имин үсәләр. Улларының барысы да армиядә хезмәт иткән. Әни кеше аларның кайсы частьләрдә хезмәт итткәннәренә кадәр хәтерли.

–Мәктәптә укыган вакытларында да укытучылардан “синең улың, кызың тәртип боза” дигән сүз ишетмәдем, үсеп буйга җиткәч тә балаларым өчен бер тапкыр да кызарырга туры килмәде, - дип горурланып сөйли күп балалы ана.

Гомере буе алар ире белән колхозда - кышын фермада, җәен чөгендердә эшлиләр. Малайлар үзләре дә аерым-аерым гектарлап чөгендер кыры эшкәртәләр. Нәкыя апа гәүдәгә әлләни батыр түгел. “Элек тә шундый идем, 48 кг авырлык белән бәрәңге җире баса идем. Кайдан көч килгәндер, белмим. Кайнанам мәрхүмә эшләгәнемне бик ярата иде. Шулай яшәдек инде”, ди ул. 

Мөнире үлгәненә 18 ел булган. Бүгенге көндә ул ялгызы гына гомер кичерә. Балалары алып китәргә бик теләсәләр дә риза түгел. “Үз өемдә, үз көем”,-ди.  Юбилярның 20 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котларга Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Кәкерле төп мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов килделәр. Нәкыя апага РФ Президенты исеменнән котлаулар, район башлыгы исеменнән бүләк,чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Шамил Абдрахманов Нәкыя апаны авылның хөрмәтле кешесе, һәркем өчен үрнәк булып икәнен билгеләде. Тәрбияле, тормышта үз урыннарын тапкан балалары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев