Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Шланга авылында яшәүче имам-хатыйб Иршат Айзятов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Иршат хәзрәт рухи остаз гына түгел.

Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче имам-хатыйб Иршат Айзятов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 25 елдан артык гомерен авылдашларын рухи агартуга, дини үсешкә багышлаган шәхес.

Юбилее уңаеннан Иршат аганы район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм мөхтәсибәтнең оештыру мәсьәләләре буенча җитәкчесе Фәргать Науметов котладылар. Ислам кыйммәтләрен таратуда күпьеллык хезмәте өчен юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырылды, җылы теләкләр теләнде.

Иршат хәзрәт рухи остаз гына түгел. Гомере буе туган авылы файдасына хезмәт куйган шәхес тә ул: комбайнчы һәм механизатор булып эшләгән, шуның өчен "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы"исеменә лаек булган.

Тормыш иптәше Әлфия апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар, әти-әниләре үрнәгендә, туган авылда дәвам итәләр.

Айзятовлар быел бергә яшәүләренең дә 60 елын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев