Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Син булмасаң мин нишләрмен...

Табибларның бәбине кулларына алганнан соң “Малай кеше булган бу” диюләре дә бөтен авыртуларын, тәүлек буена сузылган тулгакларын оныттырган иде Римманың.

 

Кояш баласы

Ул гаиләдә теләп һәм көтеп алынган бала. Беренче булып туган кызлары инде мәктәпкә барырга тиешле елларда, тагын бер бәби кирәктер инде безгә дип, алдан планлаштырып, туасына да хәлләреннән килгәнчә хәзерлек күреп, көткән уллары ул аларның.

Табибларның бәбине кулларына алганнан соң “Малай кеше булган бу” диюләре дә бөтен авыртуларын, тәүлек буена сузылган тулгакларын оныттырган иде Римманың. Ә Илдус?! Әти кеше улы туганга хатыныннан да артыграк сөенде ул вакытта. Тыйнак кына, күп сөйләшергә яратмаган Илдус хатыны аяк астына күктән йолдыз чүпләп түшәрлек халщттщ иде.

Ләкин! Нигә тормышның “ләкиннәре” бар икән соң?! Палатага кергән табибның “Сезнең улыгыз авыру” дигәнен аңламый торды Римма беравык. Аңлаганнан соң өстенә җиде кат күк ишелеп төшкәндәй булды. “Ничек инде?” дип кенә сорый алды әле генә бәхетеннән үзе шушы күкнең җиденче катында йөргән ана. “Берни эшли алмыйбыз, улыгызның күзләре дә күрми, йөрәге дә авыру, Даун синдромы да ачыкланды, диде табиб сүзен дәвам итеп. – Ирегез белән сөйләшербез, сезнең өчен иң яхшысы - ул баладан баш тарту”, диде дә палатадан чыгып китте.

Күп тә үтмәде шәфкать туташы бала арбаларында кайсы елый, кайсы изрәп йоклый торган балаларны алып керде. Риммага да җып-җылы йомгакны китереп тоттырдылар. Матур шундый! Йөзе ак, ә керфек-кашлары нәкъ әтисенеке инде – кап-кара. “Нишләп алай әйтте икән соң, бер дә авыруга охшамаган бит бу бала”, дип уйлап, күкрәгенә кысты ана улын. Шунда ул баласының йөрәгенең гадәтидән артыграк тавыш чыгарып, дулап тибүен ишетте....

Ә икенче көнне шул ук табиб: “Без бераз ялгышканбыз, улыгызның күзләре күрә, ә калган диагнозлар барысы да дөрес. Нишлисез, карарыгыз нинди булачак, калдырып чыгасыз икән, документлар әзерләргә кирәк”,  дип әйтте.

Табибның бу сүзе ана күңеленә өмет салды. “Күзләре күрми дип ялгышканнар бит, бәлки башка диагнозларында хата бардыр”, дип уйлады ул. Ә баланы калдырып чыгу-чыкмау турында ире белән икесенең карары бу хәбәр килеп ирешүгә үк билгеле иде инде – “Безсез ул нишләр?”, диде Илдус.

Тиешле вакытта өйгә алып кайттылар улларын. Мулла чакыртып Радик дип исем куштылар. Гадәти балалардан әлләни аерылмыйча, әлләни еламыйча да үсте Радик. Өчәү күз карасы кебек сакладылар аны гаиләдә. Илдус та эштән кайттымы бала бишеге яныннан китмәде, Римма инде гел янында булды. Апасы Эльвира да энесен бик яратты. Әллә нинди үзенә тартып тора торган бер сихри көч бар иде бу балада.

Бишектә чакта без аның кимчелекләрен әлләни сизмәдек тә, - дип сөйли Римма ханым. – Дөрес балалар тудыру йортыннан чыкканда ук безне билгеле бер табибларга беркеттеләр. Алар килеп йөрде, кардиология үзәгендә дәвалау курслары уздык. Үсә-үсә йөрәге үзен тагын да ныграк сиздерә башлады. Сөйләшүен дә бары тик без генә аңлыйбыз булып чыкты, - ди Римма Алюшева.

Уллары авырлык тоймасын, авыртулары җиңеләйсен, сулыш алырга җиңел булсын өчен барысын да эшли әти белән әни кеше. Дөрес, әнигә күбрәк туры килә – Радигы янәшәсендә һәр алган-чыгарган сулышын тоеп, тәүлекнең 24 сәгатен бергә ул яши. Мәскәү хастаханәләренә дә баласының кулыннан тотып ул бара.

Мәрхәмәтле кешеләр бар инде бу дөньяда, - дип тә шатлана Римма ханым. – Күп яшәмәс инде, йөрәк киңәя бара, бу авырудан махсус дару бары тик Мәскәү хастаханәләре аша гына билгеләнә, ул дару бик кыйбат та, диделәр. Шул вакытта да безне аңлаучылар, ярдәм итүчеләр табылды. Үз фатирында Мәскәүдә бер танышыбыз яшәтеп торды.

Безнең Радик кебекләрне бит “кояш балалары” диләр. Гомумән, тормышыбызда Радик барлыкка килгәч яшәү рәвешебез башка төрле бер юнәлеш алды. Уртак мәшәкатьләр берләштергән дусларыбыз барлыкка килде. Ярдәм фондлары, мәчет картлары безне, кайвакыт, үзләре дә эзләп таба торган булып китте. Ә Радигыбызны үзебездән бер минутка да аермаска, бер тешләм дә калдырмаска ияләшеп киттек.

Беләсездер инде, андый балаларга Аллаһы Тәгалә артык хромосома бирә. Үзләрен ят итеп кабул иткән бу дөньяга алар, ни гаҗәп, иң бәхетле кеше сыман, шатланып карый. Үзләренә яратып караган кешене дә шундук кочаклап алырга, бөтен дөньяны үз кочагына сыйдырырга әзерләр. Радик та шундый - күңелендә кояш йөртә. Аның үзенә генә хас бер энергетикасы бар. Сабыр, йомшак күңелле. Балалар белән уйнарга бик ярата. Әле аның җырлавын күрсәң! Салават Фәтхетдинов иҗатына мөкиббән ул. Әнисе аны Салават абыйсының концертларына алып йөри. Радик исә нәкъ Салаватча иттереп җырларга да өйрәнгән. Хыялы да бар, билгеле. Әтисе кебек үзенең автомашинасы булсын, дип тели ул. “Бу синеке булачак”, дисәләр, ул машинаның эчен-тышын ялт иттереп себереп-юып куя. Гомумән бик чиста-пөхтә кеше дә Радик.

Кечкенәрәк чакларда аңа белем бирергә укытучылар өйгә килеп йөргән. Логопед та аның белән шөгыльләнгән. Алар, гомумән Радик белән танышкан һәр кеше, Радикны шул кадәр үз итәләр ки, аннан аерылгач та хәлен белешәләр, сәламнәр әйтәләр икән. Радик үзе дә танышларын онытмый, һәрберсен исеме белән хәтерли. Һәм аларның үз хәтерендә нинди эш-гамәлләре белән калганнарын мимикалары, хәрәкәтләре белән күрсәтеп бирә. Аның алдында оршына, тавыш күтәрә алмыйсың. Синең әлеге начар эшеңне очрашканда үзеңә үк хәтерләтеп, күрсәтеп оялырга мәҗбүр итә.

Иң яратмаганы эчкән кеше, -ди әтисе Илдус улының характерын бәяләп. – Яшерен-батырын түгел, төрле бәйрәмнәрдә дуслар, туганнар җыелгалыйбыз. Әмма өстәлгә аракы кую юк, чөнки Радик шелтәсен, канәгать түгеллеген, моның ярамаган эш икәнлеген шунда ук белдерә. Һәм шешәне дә “ярамый”, дип алып куя. Ә ул бер әйтсә  берәгәйле әйтә, әйткәненнән дә кире кайтмый, - дип көлә Илдус.

Яңадан туу

Күп нәрсәләргә башка күзлектән карарга мәҗбүр иткән коронавирус чире Алюшевлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Илдус аны аякта гына уздырса, Римма чактан гына исән кала. Радикта вирус симптомнары ачыктан-ачык күзәтелми, тик менә ютәлләве көчәеп китә. Шуңа аптыраган әни кеше улын хастаханәгә алып килә. Ә хастаханә “кояш баласын” өенә инде җибәрми, реамобиль чакыртып, реанимациягә үк урнаштырып куя. Һәм тагын вердикт – “яманына әзер булыгыз!”

Секундка да әнисеннән аерылмаган баланы бүген хастаханә караватына кертеп салып кара инде син! “Нишләр минсез”, дип елый Римма ханым. Ә икенче якта Радик үзе янына ишектән кергән бер кешене “Мама” дип каршы ала. Ә хәле шуның кадәр мөшкел  – табиблар торып утырырга да рөхсәт итми. Тамырлардан котылган тромб үпкә тирәсенә килеп урнашкан да, ни буласы билгеле түгел, янәсе. Бер ай шулай хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр була Радигыбыз. Бер ай буе берсе бер бүлмәдә, икенчесе икенче бүлмәдә бер-берсеннән күз яшьләрен яшереп елаган әти-әнигә улларын күрергә рөхсәт итәләр. Ә бу дөньяга “яңадан туган” Радик алардан күзен ала алмыйча, сәгатьләр буе  берөзлексез карап тора. Әни кеше баласы янында хастаханәдә торып кала. Торгызырга ярамый дигән улын табиблар күрмәгәндә генә башлап берничә секундка гына торгызып утыртып карый ул. ә беркүпмедән бастыра да. Инде йомышын йомышларга бәдрәфкә кереп баручы Радикны күргән табиб үзе дә сизмәстән “Без аны үлә дип уйлаган идек”, дип әйтеп куя. Моңа каршы Римма ханым: “Аны туганының икенче көнендә үлә дип килеп әйткән иделәр инде, Аллаһыга мең шөкерләр булсын, 25 ел яшәп торабыз әле менә!” ди.

25 ел!

Шушы еллар эчендә ниләр күргәнен, ниләр кичергәннәрен әти-әни үзләре генә беләдер. Бигрәк тә әни кеше. Бу урында аларның Илдусның әти-әнисен дә ерак авылдан үзләренә алып килеп, аларны да Римма ханымның ашатып-эчертеп, юындырып-тәрбияләп торуын искә алсак, баш хәрефтән язылачак Әни, Хатын-кыз образы күз алдына килеп баса. Билгеле, Радик та аннан күзен дә алмый, ә күзләрендә аның “Мине синсез калдырма”дигән моң ярылып ята.

Сан

Безнең илдә ел саен 2000 нән артык бала «Даун синдромы» белән туа. Ел саен шуларның 85 проценты турыдан-туры балалар йортларына озатыла. Тышкы кыяфәтләре белән үк башка балалардан аерылып торган ул сабыйларга әни назы да, әни кочагының җылысын да тату насыйп булмый.

Ә менә шундый Римма ханым Алюшева кебек әниләр, билгеле, җәмәгатьчелектә хөрмәт тә, соклану хисләре дә уята. Балага – әниле, әниләргә – балалы булып яшәүләр язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев