Шланга авылында яшәүче Факия апа туган көнен яратмый
Туган көне – йөрәк ярасы
Бу көн аның хәтерендә озак еллар элек булган олы кайгыны яңарта. Нәкъ туган көнендә ул сигез яшендәге улын югалта. “Вакыт узса да, йөрәктәге яралар дәваланмый”, ди ул.
...Яз башы. 8-10 яшьлек авыл малайлары елгага, язгы ташкынны карарга төшеп китәләр. Шунда төшәр алдыннан улы әнисенең энесенә-абыйларына да кереп, хәләрен белеп чыга. Бала-чагага кызык бит инде, ишелеп-ишелеп аккан суны ерактан карап тормыйча, якынрак киләләр. Шунда аның улы елгага егылып төшә һәм бер мизгел эчендә су агымы аны үзе белән алып та китә. Яшьтәшләре берничек тә ярдәм итә алмый, ә олылар килгәндә инде соң була.
Факия Әхмәтҗан кызы Мос-тафина күп балалы гаиләдә туа. Ул гаиләдәге иң олы бала, барлык туганнары да исән. “Гаиләдә мин олысы булып, теге дөньяга китмичә барысын да тоткарлап торам әле. Тормышлар матур бит, яшисе килеп кенә тора, Ходайдан тагын бер 10 ел гомер сорыйм”, ди ул шаяртып.
Ә чынлыкта исә, авырлыкларны күп күрә тыл ветераны. Әтиләре сугышта катнаша, дөрес аннан исән кайта, әмма озын гомерле булмый. Балачагын искә алганда, Факия апа яшел үлән ише ризыкны күрәсе дә килмәвен әйтә. “Күп ашадык без аны, күрәсең, шул вакыт күңел кайтып калган”, ди.
Колхозда эшләп үткән шактый еллардан иң үзәккә үткәне дуңгызлар каравы булган. «Без, яшь кызларны, әллә юри шунда куйдылар, әллә кеше булмаганлыктан, белмим. Әмма дуңгызларны карау бик авыр булды. Күп балалыйлар, әгәр дә күреп өлгермәсәң, балаларын ашыйлар. Карап өлгермәгән чаклар да булды инде, оршылдык та...”
Тормышка ул авылдашы Сәмиуллага чыга. Ул бик кызу канлы, уңган кеше була. Авыл халкы әле иртәнге йокысыннан уянып кына килә, ә Сәмиулла инде атлар белән урманнан агач төяп кайта торган була. Атларны алмаштыра да, янә эшкә чыгып китә. Сәмиулласы үлгәндә дә хуҗалыкта 12 аты кала.
Билгеле уңган-булган гаилә башлыгы янында Факия апага да барысына да өлгерергә, җитешергә кирәк. Шуның өстенә гаиләдә 10 бала дөньяга аваз сала, алар артыннан да карап өлгерәсе, пешерәсе, юасы бар дигәндәй.
“Сәмиулламның өйләре дә кечкенә генә, мунча, коелары да юк иде. Ходайга шөкер, барысын да булдырдык, кешедән ким-хур яшәмәдек, балаларга да тиешле тәрбия бирергә тырыштык”, ди күп балалы ана, үзенең улларының, кызларының, нәсел дәвамчылары булган 16 оныгының, 23 оныкчыгының уңышларына куанып.
Факия апа тыл хезмәтчәне буларак, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен» һәм тагын да бик күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә исә хөрмәтле әни булып гомер кичерә – төпчек улы Данилы һәм аның гаиләсе белән яши.
Юбилярны 90 яшьлеге белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов котладылар. Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр, изге теләкләр җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев