Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Сагыну

Кеше китә, җыры кала,-диләр. Җыры дигәннәре кеше башкарган эшләр, яхшылыгы, яманлыгыдыр инде аның. Яхшы кешеләрне торып-торып искә алабыз, яман булганнары исә, китүенә үк онытыла...

Югары Каракитә авылында туып-үскән Мансур Зыятдин улы Җамалетдинов, яхшы кеше иде, мәрхүм. Безнең Каракитә авылы өлкәннәре әле дә ындыр табагы, элеккеге колхоз идарәсе яныннан үткәндә "Мансур вакытында..." дип уфтана. Әйе, Мансур вакытында гөрләп тора иде шул авыл тормышы. Колхоз радиосы эшли иде, хәтта. Производствога кирәк булганнарны "Сез кая, идарәгә килеп җитегез!",-дип шул радиодан гына чакыралар иде. Отрядта кышлыгын да трактор гөрелтесе тынып тормый, ремонтлыйлар иде агрегатларны. Трактор чанасына салам түшәп район үзәгендәге МТСка трактор, комбайн ремонтлауга йөрүләр, 30га якын абзарда туп-тулы мал-туар, сыеры, үгезе, сарыклары дигәндәй. Аларны карарга дип фермага ашыгучылар... Боларның барысы да сагынып сөйләргә калды. Дөрес, авылны инвестор яшәтә хәзер. Әмма, ни генә булмасын, тормышны инде ул чаклар белән чагыштырганда, бик җанлы дип әйтеп булмый.

Мансур Зыятдин улының үзенең үткәннәренә күз салганда аның ятим бала булып үсүен күрергә була. Ике яшен тутырганда әтисе үлеп китә аның, апасы Рауза белән алар әниләре тәрбиясендә үсәләр. Әтисез гаилә, беләсез, нужалы гаилә ул. Бик яшьли кул арасына керергә туры килә Мансурга да. Сыер җигеп урман да ташый ул, җирен дә сөрә. 18 яше җиткәч Совет Армиясе сафларына алына. Хәрби хезмәттә ул Германия илендә була, 5 ел шунда яши.

Армиядән кайткач та озак ял итеп тормый егет, эш сорап колхоз идарәсенә килә. Нык, таза бәдәнле ир-егетне бригадир итеп билгелиләр. Шуннан китә инде хезмәт баскычыннан күтәрелүләр: бригадир, зоотехник, агроном... Һәр тармакны да өйрәнеп, үз өстенә алып, эшләп чыга ул. Ә 1975 елдан Мансур Зыятдин улы бертавыштан "Йолдыз" колхозы рәисе итеп сайлана. Әйткәнемчә, авылдагы "коммунизм" чоры да шул вакытларга туры килә. Клуб төзелә, яңа фермалар сафка баса, терлекләрнең баш саны арта, хастаханә амбулаториясе булдырыла, кибетләр дә колхоз хисабына төзелә ул елларда. Башлангыч мәктәп бинасы балалар укытырга ярамаслык хәлгә килгәч, колхоз идарәсе ике катлы мәктәпкә янкорма иттереп башлангыч мәктәп бинасын да төзетә.

Авыл халкы да идарә җитәкчесе белән берсүздән булып, аның һәр башлангычларына теләктәшлек белдереп, тырышып эшли. Шушы тырыш хезмәт бәрабәренә "Йолдыз" колхозының күрсәткечләре ХХII партсъезд, "Цильна", "Ирек" кебек колхозлардан азга гына калыша, кайбер елларда тиңләшеп тә бара, узып та китә. Бай яши халык. Күпләр яңа йортлар сала, транспорт ала. Йорт җиткезгәндә, билгеле инде, урманын китерер өчен тракторын колхоз бирә, башка күп кенә эшләр дә колхоз хисабына, авыл халкының үзенең дә дуслыгы бәрабәренә, өмә белән эшләнә.

Мансур Зыятдин улы- минем әти ул. Мин аның иң төпчек улы. Эшләгән чагында, язын-көзен без әтине өйдә күрми дә идек. Яз җиттеме- чәчү, җәйлеген исә- урак эшләре дип янып-көеп йөри иде әти. Без, балаларына да, авылдашларга да мәрхәмәте тиде, дип саныйм. Безгә һәръяклап үрнәк иде ул. Әтиебезнең хезмәтен республика җитәкчелеге дә күрде, әлбәттә. Әти "Татарстан Республикасының атказанган агрономы исемен" йөртте. Татарстан күләмендә үткән чаралардан кочак тутырып грамоталар, бүләкләр белән кайтканын, халкыбыз, хезмәте белән горурланып-горурланып сөйләүләре әле дә хәтеремдә. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевны бик хөрмәт итә иде. Минтимер Шәриповичның үз кулы белән әтигә язып биргән бүләкләрен гаилә архивыбызда бүген дә кадерләп саклыйбыз.

Әти иртә, көтмәгәндә үлеп китте. Исән булса аңа февраль аеның 4нче числосында 80 яшь тулган булыр иде. Без, балалары да, оныклары да, аны бик юксынабыз. Әлеге язмам да әтиебез рухына бер дога булып барып ирешсен иде. Әтиебезне хөрмәт белән, сагынып сөйләүче, бүген дә аңа рәхмәтле булган авылдашларыма да, әтинең дусларына да зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев