Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Росгвардияче Илфат

Июль аенда Шланга авылыннан Илфат Мөхәммәтшинны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озатуга нәкъ бер ел булачак.

П.В.Дементьев исемендәге паркта армиягә китәр алдыннан узган тантанада ул әти- -әниләренә, туганнарына һәм аны озатырга килгән барлык дусларына “минем өчен борчылмагыз, йөзегезгә кызыллык китермәм” дип үрнәк хезмәт итәргә сүз биргән иде.

Илфатның физик яктан нык егет булуын һәм техникумда укуын исәпкә алып, аны Казандагы «Росгвардия» частенә хезмәткә алалар. Хәрби хезмәт срогы тәмамланырга да санаулы көннәр генә калган инде. Әле күптән түгел генә якташыбызны дисциплинаны, командирларның боерыкларын үрнәк үтәгәне һәм хәрби әзерлек буенча яхшы билгеләргә лаек булганы өчен икенче мәртәбә часть командирының Грамотасы белән бүләкләгәннәр.

Андый егетләрне эчке эшләр хезмәтендә дә көтеп алалар. Әти -әнисе сүзләренә караганда, бәлки уллары чын ир-егетләр хезмәтен сайлар да әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев