Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Пенсионерлар союзы ул гайрәт, креатив һәм заманча оешма

Дамир Алимов табигате белән дә тынгысыз кеше. Лаеклы ялга чыкач та кул кушырып утырырга туры килмәде аңа.

Җитәкчеләр, райондашлар ышаныч күрсәтеп аны 2007 елның декабрендә Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсенә җитәкче итеп сайладылар. Үзенә йөкләнгән вазыйфаны җиренә җиткереп башкарырга күнеккән Дамир Дәүләтша улын һәрчак өлкәннәр арасында очратасың. Әле ул пенсионерларга кагылышлы эшләр белән шөгыльләнә, аларның спорт ярышларында, конкурсларда, компьютерга өйрәнү курсларында катнашуын оештыра, җирлек башлыклары, кирәк икән оешма җитәкчеләре белән элемтәгә кереп, проблемаларны хәл итә.Элек елларда үзе дә җитәкче урыннарда эшләгәнлектән, аны районның һәр авылында танып беләләр һәм хөрмәт итәләр. Аның белән булган әңгәмәбез дә пенсионерларның бүгенге тормышы, яшәү ихтыяҗы, гомумән аларның тормыш- көнкүрешләре хакында.

-Дамир Дәүләтшинович, өлкән буын кешеләрен кайгырту ил күләмендә алып барыла торган социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән санала. Бу максаттан районда да сизелерлек чаралар башкарыла. Шул хакта конкрет мисалларга тукталыйк әле?

-Әүвәл шуны искәртим, пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе буенча дөньякүләм рейтингта Россия Федерациясе 78 нче урынны били. Димәк, монда шактый уйланырлык урын бар. Сер түгел, бүген өлкән яшьтәге кешеләрнең барысы да тулы тормыш белән яши дип әйтеп булмый. Социаль гаделлек турында күп сөйләсәк тә, хәл ителмәгән проблемалар баштан ашкан. Сүз муниципалитет дәрәҗәсендә генә түгел, гомумән, ил буенча да алар бихисап. Дөрес, соңгы ун елда пенсионерларның, бигрәк тә сугыш һәм хезмәт ветераннарының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, матди яктан тәэмин итү өчен хөкүмәт тарафыннан күп төрле программалар эшләнде һәм аларга нигезләнеп чаралар да күрелә. Минем карашка, иң мөһиме, бу рәвешле кайгырту даими булырга һәм бөтен җәмгыять тарафыннан күрсәтелергә тиеш. Хәзерге буын яшьләре дә өлкәннәргә карата ихлас мөнәсәбәттә, игътибарлы карашта булсын иде. Өлкәннәр белән якыннан торып эшләү, нигездә, район үзәге тирәсендә урнашкан торак пунктларда ярыйсы оештырылган. Безгә кичекмәстән, ерак авылларда яшәп ятучы карт- корылар белән ешрак аралашырга, аларны борчыган сорауларга җавап табарга, аларның көнкүрештә булган ихтыяҗларын тирәнтен өйрәнергә кирәк. Моның өчен, мөгаен, ветераннар советы, социаль яклау һәм пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре белән берләштерелгән рейдлар оештыру уңай нәтиҗә бирер дип уйлыйм. Безнең районда 7768 пенсионер исәпләнә. Димәк, район халкының 30 проценттан артыгын өлкәннәр тәшкил итә. Шунысы да бар, хәзер 55 -60 яшен тутырып лаеклы ялга чыгучылар үткән гасыр пенсионерларыннан шактый аерылып торалар. Аларда энергия дә җитәрлек, йөз- кыяфәт тә әйбәт сакланган. Моны, бәлки, тормыш шартларының яхшыра баруы һәм йорт мәшәкатьләренең беркадәр кимүе белән аңлатырга кирәктер. Бүлекчә эшчәнлегенә килгәндә, өч авыл җирлегендә безнең башлангыч оешма эшләп килә. Әлбәттә, аларның күберәк булуына ирешәсе иде. Моның өчен һәр авылда актив, энергияле һәм тик торырга яратмаган кешеләрне табып оешмалар булдырырга кирәк. Үткән ел һәр квартал саен гомуми җыелыш һәм җиде утырыш уздырдык. Безнең бүлекчәдә 36 һәм 72 сәгатьлек программа буенча компьютерга өйрәтү курслары, "Хокукый белем нигезләре", "Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре" һәм "Туган як тарихын өйрәнү" кебек түгәрәкләр эшли. Утырышларда аларның нәтиҗәлелеген тагын күтәрү һәм халыкны күберәк җәлеп итү буенча яңа алымнар эзлибез, фикер алышабыз. Пенсионерлар союзы Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, яшүсмер еллары кырыс чорга туры килгән һәм илнең социаль- икътисадый потенциалын күтәргән сугыш чоры балаларын, тормышның бай тәҗрибәсенә ия булган һәм әле яңа гына лаеклы ялга чыккан кешеләрне, өлкән буын тәҗрибәсен үзләренә кабул итеп матур традицияләрне һәм әхлакый кыйммәтләрне саклап буыннар чылбырын дәвам итүче яшьләрне берләштерә торган уникаль иҗтимагый оешма ул.

-Районыбыз пенсионерларының спорттагы активлыгы аеруча игътибарга лаек. Спартакиадаларда катнашып урыннар алган өлкәннәребез дә бар. Аларны ничек әзерлисез, махсус түгәрәкләр оештырасызмы?

-Сәламәтлек һәм спорт секцияләрендә йөзгә якын кеше шөгыльләнә. Монда спортның җиңел атлетика, йөзү, волейбол, шашка- шахмат һәм башка төрләрен әйтү кирәктер. Пенсионерларыбыз арасында кайчандыр мәйданнарда келәм тоткан көрәшчеләр дә бар. Республика күләмендәге ярышларда катнашырлык чаңгычыларыбыз да юк түгел. Район җитәкчелеге дә үз ярдәменнән ташламый. Җирле бюджет хисабыннан ярышларда катнашу өчен спорт киемнәре алынды. Район башкарма комитеты карары буенча иң актив спортчыларыбыз һәр атнаның чәршәмбесендә бушлай "Акчарлак" йөзү бассейнына йөриләр, тренажер залында шөгыльләнәләр. Без оешмалар һәм бүлекләр белән җиде төрле килешү төзегән идек. Аларның һәркайсы гамәлдә һәм үтәлеп бара. Пенсионерларыбыз төрле кичәләр үткәрәләр, республикабызның тарихи урыннарында экскурсияләрдә булалар, концерт-конкурсларда катнашалар. Дөрес, әлегә читтә калучылар да булгалый, ә бит талант ияләре һәр авылда диярлек бар. Мәгариф бүлеге белән дә әйбәт кенә эшлибез. Компьютерга өйрәтү курсларын мәктәп укытучылар бик теләп башкаралар, рәхмәт үзләренә.

-Үткән елгы конкурс нәтиҗәләре буенча сезгә республика дәрәҗәсендәге Диплом һәм 30 мең сумлык сертификат тапшырылды. Күпкырлы эшчәнлегегезнең бәясе күз алдында. Алга табан да уңышлы эшләр телибез.

-Рәхмәт, пенсионерлар белән эшләүне үзагымына куярга ярамый. Әйткәнемчә, бүгенге өлкәннәр сериаллар карый торган кешеләр генә түгел, аларның ихтыяҗларын дөрес аңларга кирәк. Алар яшәү процессында, районның иҗтимагый тормышында да актив катнашалар. Шуңа күрә безнең алда өлкәннәр белән эшләү сыйфатын яхшырта бару һәм заманча яңа алымнар куллану бурычы тора. Минем урынбасарым Иршат Закиров, бүлекчә членнары Роза Нәсыйбуллина, Зоя Кузнецова, Петр Гордеев һәм безнең белән даими эш алып баручы Мөнир Насретдинов, Җәүдәт Мөдәрисов, Галина Матросова, Шәүкәт Алимовка бик рәхмәтлемен. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин, әмма монда аларның барысын да әйтеп бетереп булмый. Әйе, өлкәннәр арасында актив тормыш белән яшәүчеләр арта бара икән, димәк биредә безнең дә саллы гына өлешебез бар. Районда һәм республикада үтә торган чараларда урыннар алуыбыз аеруча куанычлы. Безнең оешмага район хакимияте һәм аның башлыгы Александр Шадриковның булышлыгы бик зур. Андый ярдәм булмаса без әллә ни уңышларга ирешә дә алмас идек, икенчедән- без аңа яхшы эшебез белән җавап бирергә дә тиешбез. Мөмкинлектән файдаланып, районыбызның барлык өлкәннәрен киләсе олы бәйрәмнәр белән тәбрик итәм, һәркайсына саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Рәсемдә: Дамир Алимов. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсионерлар союзы