Озын гомер — Аллаһ бүләге
Иршат Ибраһим улы Ситдиков озак еллар Иске Кәкерле авылында имам буларак хезмәт күрсәтә.
Авыл агае, олы яшенә карамастан, сәламәтлегеннән зарланмый, күңел күтәренкелеген югалтмый. Ул Иске Кәкерле авылында гомер кичерә.
Карап торуга да, «күз тимәсен, сөбханаллаһ» диярлеге бар. Ә бит ул узган гасырның иң авыр чорында дөньяга килгән!
—Әти сугышта вафат булды. Соңгы хатында ул «яу кырына 1000 кеше кердек, 4әү генә исән чыктык», дип язган иде. Шуннан соң инде хәбәре булмады. Әни безне, өч баласын, беръялгызы үстерде. Мин гаиләдә бердәнбер ир-ат идем,-дип сөйли Иршат абый.
Элек 7 нче сыйныфны тәмамлау югары белем алуга тиң булган. Иршат абый да шушы «югары» белемне алу бәхетенә ирешә.
«Сеңелләрем аны да укый алмады», дип уфтана.
7нче сыйныфтан соң ул колхозга эшкә килә.
Армия яше җиткәч, Молдавиядә танк гаскәрләрендә, өч ел хезмәт итә. Кайтканнан соң, авыл кызы Әдия белән гаилә кора, төп нигезгә, әнисенә килен алып кайта.
—Икебез дә көн-төн колхозда эшләдек. Дүрт кыз бала тудырдык, әни карашты, рәхмәт. 65 ел гомер иттек карчыгым белән.
Бүген дә менә картлыгыбызның бергә тигез узуына куанып яшибез. Бер кызыбыз инвалид булып туды, 60 яшендә вафат булды, калганнары шәһәрдә яшиләр,-ди Иршат абый.
Иршат абый механизатор, тракторчы булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә әле. Шулай итеп, хезмәт стажы 50 елга җыела. Өлкәнәйгәч авылда имам буларак та хезмәт күрсәтә.
Язңа ачылган "Миңнулла мәчете«нең имамы итеп сайлый аны мәхәллә халкы.
Иршат абый Ситдиков хезмәтләре өчен «В. И. Ленинның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исемен йөртә.
Гомер бәйрәме уңаеннан төзелгән табын артында алма төшәрлек тә урын юк иде Иршат абыйның юбилее көнне.
—30лап бала-чага гына җыелды — бәхет-шатлык, шушы түгелмени?!-ди унынчы дистәне ваклый башлаган ветеран.
Әти-бабаларының бәйрәме уңаеннан аның тормыш юлына багышланган фотосурәтләр белән видео әзерләгәннәр, мулдан бүләкләр алып кайтканнар балалары. Аларның теләкләренә район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин да кушылдылар. Хезмәте өчен рәхмәтләр әйттеләр.
Иршат абыйның үзенчәлекле ягы да бар — ул шигырьләр яза. Аларны районыбызның «Коммунар» газетасында бастырганнарын да хәтерли. Гомумән, авыл агаеның истәлекле хатирәләре бик күп. Ул аларны күңел дәфтәренә дә теркәп барган.
—Матур, кеше күңелен калдырмыйча яшәргә кирәк. Шулай булганда Аллаһы Тәгалә дә сиңа мәрхәмәтле була. Мондый озын гомер яшәвем дә —шуннандыр дип уйлыйм,-ди ислам дине үсешенә үз өлешен керткән авыл аксакалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев