Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә Ольга Сусликова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Яшьли тол калган

Ольга Александровна Зур Аксу авыдында туып үскән. 23 яшендә авылдашы Викторга кияүгә чыккан. Алар бергә дүрт бала тәрбиялиләр. Ольга апа гомере буе колхозда эшли, туган авылын үстерү өчен бөтен көчен куя. Әмма бик яшьли тол кала.

Язмыш шулай тез астына нык китереп сукса да, ул егылмый — балаларын тәрбияли аларга белем алуда ярдәм итә. Кызы Галина әнисенең: «Белемегез һәм яраткан эшегез булсын», — дип әйткәнен һәм моны тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәне турында сөйли.

Ольга Александровнаны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Степан Унисков килде. Алар ветеранга нык сәламәтлек теләделәр.
Хәзерге вакытта Ольга апа Галинасында яши. Юбилярның 9 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев