Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Намуслы хезмәт дәрәҗә китерә

Иске Чүпрәле авылында туып-үскән Җәмил Бакаев дәүләт бүләгенә ия булды

Күптән түгел генә республика матбугат чараларында Татарстан Республикасы Президенты Указы басылды. Анда Җәмил Аделҗан улы Бакаевны “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орден медале белән  бүләкләү турында язылган иде. 

Җәмил Аделҗан улы – безнең район, Иске Чүпрәле авылы ир-егете. Ул 1957 елда Зәйтүнә апа белән Аделҗан абый Бакаевлар гаиләсендә туа. Әтисе Җәмил әфәнденең Бөек Ватан сугышы ветераны булса, әнисе Зәйтүнә Алиулла кызы хезмәт ветераны.  Ерак үткәннәргә күз салсак, Аделҗан ага, Татар Бизнәсе авылында туып-үскән егеткә күпне күрергә туры килә – шахталарда күмер дә кисә ул, сугыш башлангач яшь кенә булса да фронтка да китә. Туган якларга кайту бәхете дә 1947 елда гына яза аңа. Ә кайтканнан соң Аделҗан абый илне торгызу өчен нинди эш кушсалар шунда эшли. Гади машина йөртүчедән башлап район партия комитетында төрле җаваплы вазифалар башкарырга туры килә, берникадәр еллар сельпо директоры булып та эшләп ала. Ә иң халык күңеленә уелып калганы – аның Иске Чүпрәле авылы мәчетен булдыру эшендә башлап, янып-көюедер, мөгаен. Юкка гына мәхәллә халкы аны шушы мәчетнең имам-хатыйбы итеп сайлап куймаган бит инде! “Гомеренең азагына кадәр динебез, милләтем дип яшәде”, диләр әлеге ил агасы турында авылдашлары.

Зәйтүнә ханымны өлкән буын районның җәмәгать туклануы предприятиесе буфетында төрле кондитер эшләнмәләре сатучы буларак хәтерли. Сугыш һәм аннан соңгы еллар аның да язмышына үз төзәтмәләрен кертә. Мәскәү өлкәсенә кадәр барып окоп, траншеялар казый кыз. Тыныч тормышта да бер сәгатькә дә эштән бушамыйча, дүрт бала да үстерә. Аделҗан абый белән Зәйтүнә апа ул балаларны үстереп кенә дә калмыйлар, аларга тиешле белем һәм тәрбия алу өчен шартлар да тудыралар. Уку ударнигы булган Җәмилләре, мәсәлән, мәктәпне тәмамлагач шул ук Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укытырга да кала. Әмма яшь күңел тагын да укырга, белем алырга омтыла. Әлеге хыялы егетне Казан Дәүләт университетына алып килә. Аны тәмамлагач та төрле елларда укуын дәвам иттерә якташыбыз. Төзелеш техникумы, Татарстан Республикасы каршындагы дәүләт хезмәте институты – болар барысы да Җәмил Аделҗан улына белем биргән уку йортлары. Теорияне практикада куллана белгән Җәмил әфәнде хезмәт елларында нинди генә эшкә алынса да, аны намус белән башкарырга да тырыша. Һәм аның мондый тырышлыклары бәяләнмичә дә калмый. Күп кенә дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә ул. Ә иң саллылары исә менә яңа гына һәм 2017 елда бирелгәне. Ул елны Җәмил Аделҗан улы “Намулы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Менә ун еллап инде якташыбыз Казанның төзелеш һәм архитектура техникумын җитәкли. Чүпрәле белән элемтәсен югалтмый, мөмкинлек булганда үз тармагы предприятиеләренә ярдәм итеп яши.

-              Без туган яктан бик яшьли чыгып киткән кешеләр. Тик ни генә булмасын, кеше кайда гына эшләмәсен, нинди генә вазифалар биләмәсен ул туган ягына, туган туфрагына бәйле булып кала. Өлкәнәя барганда бу хисләр бигрәк тә үзен сиздерә. Минем дә балачагымны, туган авылымны, мәрхүм әти-әниемне уйламаган көнем юк, - ди Җәмил Бакаев.

Җәмил әфәнденең тормыш иптәше Дания ханым да безнең яктан. Ул Ульянеовск өлкәсендә туып-үскән. Бакаевлар ике бала – бер ул, бер кызга гомер биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев