Реклама
Шәхесләр
Мунчали авылыннан Кадария Кадир кызы Фәхретдинова: “Шушы яшькә җитүем–Ходай бүләге”
Бүгенге көндә авылда ялгызы гына үз йортында яши.
Үткән көннәрдә Мунчали авылында гомер кичерүче Кадария Кадир кызы Фәхретдинова олуг юбиллеен–90 яшьлеген билгеләде. Әлеге яшькә җитүен ул Ходай бүләге дип саный.
“Күрмәгәннәр калмады. Ач та булдык, кияргә кием дә булмады. Әмма мин шушы сынауларны узып та, бүгенге яшемә җитеп, якты дөньяны күрә алуыма Ходай Тәгаләгә рәхмәтлемен. Шуңа күрә зарлану гөнаһ”,-ди ул.
Чыннан да ул чор буын кешеләренә хас авырлыклар аша Кадария апа да уза. Авыр була, әмма түзәләр. “Ходай сынавын да бирә, аны узарга көч тә бирә”,-ди Кадария апа үткәннәрен сагынып. –Ә аларны сүтә калсаң, җеп йомгагы җитмәс.
Кадария апа күпбалалы гаиләдә үскән. Тугыз бала булалар алар. Олы абыйсы 19 яшендә Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әтисен дә сугышка алалар, әмма аны 50 яше тулганнан соң, кайтарып җибәрәләр.
Кадрия апа колхозда төрле эшләр башкара, 4 бала бала үстергән. Ул бик көчле ихтыярлы һәм ачык күңелле кеше кеше. Бүгенге көндә авылда ялгызы гына үз йортында яши.
“Туган йортымнан һич кенә дә китәсе килми. Сулышыма иркен, күңелемә рәхәт, тыныч монда минем”,-ди ул.
Гомер бәйрәме уңаеннан Кадария апаны хөрмәт итеп, ил башылыгының котлавын һәм район җитәкчесенең бүләкләрен тапшырырга урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов килделәр. Куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдереп, исәнлек, имин тормыш, бәхетле картлык гомере кичерүен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев