Мөгаллимлек – ул сәләт
1994 елның 5 октябреннән башлап илебездә Бөтендөнья укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу көн укытучылар өчен генә түгел, һәркем өчен дә үзенчәлекле.
Укытучы - нинди генә авырлыкларга очрасаң да сине яклаучы, тормышта яхшы киңәшләрен биреп, дөрес юл күрсәтүче. Ә менә беренче укытучы җилкәсенә тагын да зур җаваплылык йөкләнә. Укытучы булу - һөнәр түгел, ә кешедән гаять нәтиҗәле эшләүне таләп итүче тумыштан килгән сәләт. Укытучы өчен укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юк. Моның белән ул яши һәм тантана итә. Менә бу сүзләр минем беренче укытучым, Фатыхова Эльвира Әмирҗан кызына да, бик туры килә. Ул чыннан да, үз эшенең остасы.
Эльвира Әмирҗан кызы Иске Чүпрәле авылында туа. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, гомерлек хезмәте итеп, мөгаллимлекне сайлый. Шушы хезмәттә 26 ел эшләү дәверендә бик күп Мактау Грамоталарына, Рәхмәт Хатларына ия булган шәхес. "Ел укытучысы - 2006" конкурсында да беренчеләрдән булып көч сынады. "Перспективалы башлангыч мәктәп укытучысының партфолиосы" конкурсында катнашып, II дәрәҗәле дипломга лаек булды, "Инновацион ысуллар кулланып класс белән эшләү", "Минем шәһәремнең тарихы" бөтенроссия конкурсларының җиңүчесе дә әле ул. Үзенең эш тәҗрибәләре белән укытучым "Беренче сентябрь", "Мәгариф" журналларында уртаклаша.
Балалар иҗат йортының "Яшь журналистлар" түгәрәгендә шөгыльләнә башлагач, миңа үземнең күптәнге хыялымны тормышка ашырып, беренче укытучыма күңелемдә йөрткән сорауларымны бирү насыйп булды. Укытучы һөнәре турында ул үзе болай ди: "Укытучы - ул үзенең укучыларының тормышы белән яшәүче кеше. Укытучы булу ул һөнәр генә түгел,ә сәләт. Ул фәнгә генә өйрәтергә тиеш түгел, ә үзендә рухи һәм әхлакый башлангыч булдырырга тиеш. Иң мөһиме, ул гадел, нык характерлы һәм, әлбәттә, үз укучыларын яратырга тиеш". Остазым укучыларының киләчәктә, иң беренче чиратта, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карый белүләрен, үзләренең уңышлары, яңа казанышлары белән укытучыларын, әти-әниләрен сөендереп яшәүләрен тели.
Үз чиратымда, мин укытучымның әлеге теләкләрен тормышка ашырырга тырышачакмын һәм хезмәтләре алдында баш иеп рәхмәтләремне әйтәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев