Матак авылыннан Владимир Кузнецов: «Туган җирдә яшәү–зур бәхет”
Ул гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган авыл хезмәтчәне.
Авыл кешесенең хезмәте гасырлар дәвамында, элек-электән олы хөрмәтләнгән. Ял һәм бәйрәмнәрсез, алар иртә таңнан кичкә кадәр хезмәттә. Бүгенге көндә дә аларны илнең туендыручылары дип атыйлар. Бу–бик югары һәм мактаулы исем. Гомерен авыл хуҗалыгында эшләүгә багышлаган, Чүпрәле районының Матак авылында яшәүче Владимир Поликарпович Кузнецов та шушы олы исемгә лаек кешеләрнең берсе.
Шушы көннәрдә аның янына кунакка килүебез дә очраклы түгел иде. Январь башында Владимир Поликарпович Кузнецов юбилейлы гомер бәйрәмен–үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге хөрмәтле дата белән аны район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин котлады. Юбиляр адресына котлаулар һәм теләкләр яңгырады.
Матур теләкләрдән соң, сүзебез аның тормыш юлы, хезмәт еллары, бүгенге яшәеше турында сөйләшү белән дәвам итте.
Владимир Поликарпович Кузнецовларның гаиләсе күп балалы булган. “Әтием Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1943 елда фронтка китә һәм 1950 елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы тыныч тормышта әти Киров өлкәсенә яхшы тормыш эзләп киткән җиреннән бик нык авырый башлый. Аны беркүпме дәвалап, туган якларга яңадан алып кайтырга дип, артыннан әни юлга кузгала. Бу вакытта гаиләдә инде алты бала үсеп килә, иң олысы –мин. Без шулай төяләшеп, әби белән калдык...”,-дип сүзен башлады юбиляр.–Беркүпмедән соң, әни белән әти кайттылар. Тормыш үз көенчә җайланып та китте кебек, әмма миңа олы бала буларак югары белем алу насыйп булмады. Армия хезмәтеннән соң, шофер белемем белән колхозга эшкә калдым. Әти-әнигә дә ярдәм кирәк иде, кече туганнарымны да тәрбияләү дә минем өстемдә булды.
Владимир Поликарповичның барлык хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы тармагы белән тыгыз бәйләнгән. Гади шофердан башланган хезмәт юлы, аны дәрәҗәле вазифаларга кадәр алып килә.
“Авангард" колхозында машина йөртүчедән соң, аны кыр бригадиры итеп билгелиләр, анда ул үзен принципиаль эшлекле белгеч итеп күрсәтә. "Эшләргә теләк бик зур иде. Барыбыз да ул чорда: коллективта татарлар да, чувашлар да намус белән, булсынга дип, эшләдек, - ди әңгәмәдәшебез.–Тәүлегенә 12 сәгать, хәтта күбрәк тә булгалады хезмәт иттек. Өйгә йокларга гына кайтылды. Мин киткәндә дә, эштән соң кайтканда да өйдә балалар йоклый иде инде.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Хәмидуллин ул елларда, әлеге колхозга рәис итеп билгеләнә һәм Владимир Поликарпович белән 10 елга якын эшли.
Район җитәкчелеге, яшь белгечнең оештыру сәләтен исәпкә алып, Матак филиалының «Ак Барс–Чүпрәле агрофирмасы» җәмгыятендә ферма мөдире итеп билгели.
Бу вазифада эшләү барышында сөт саву күләме –5000 кг, ит җитештерү - 188 кг җиткерелә. Владимир Поликарпович инициативасы белән 200 башка «Юникала» сөт үткәргече урнаштырыла.
Чагыштырмача кыска вакыт эчендә Владимир Поликарпович бердәм эшче коллектив төзи һәм аларны югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүгә юнәлтә ала. Лаеклы ялга чыкканчы, ул шунда хезмәт куя.
Хөрмәтле ветеран бүген авылда тормыш тамырдан үзгәрде, дип көрсенә. "Элек халык эшләде дә, ял да итә белде, шатлыгы да кайгысы да уртак булды һәркемнең. Бүген авыл урамнары буш, моңсу, җирдә эшләргә теләүчеләр бик аз. Ә бит юкка, чөнки гасырлар дәвамында җир–Ана безнең туендыручыбыз, яшәү чыганагы булган».
Авыл хезмәтчәненең казанышлары турында аның күпсанлы мактау кәгазьләре Рәхмәт хатлары сөйли. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен Кузнецов В.П. Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамоталары, район башлыгының Мактау грамотасы, Чүпрәле районы төзелүнең 90 еллыгы медале, затлы бүләкләр белән бүләкләнгән.
Владимир Поликарпович–кызыксынучан, төрле яклы кеше. Күңеле тулганда кулларына гармун алып, төрле халык көйләрен суза. Кышын чаңгысын киеп, урман кырыйларын әйләнеп кайта, аларның йортлары да урманга терәлеп диярлек урнашкан. Җәйләрен шунда мунча себеркесе, дару үләннәре, җиләген, гөмбәсен җыеп уза.
Хуҗалыгында җан дуслары – әллә нинди төсле куяннары да байтак. Алар гадәти түгел, “француз” токымлы,-ди. Саннары да йөзгә җиткән. Үзенең умартачылыгы да бар.
“Ялгызлык кына авыр. Көндезләрен вакыт уза, ә менә кичкә кергәч, телевизор да карыйм, радио да тыңлыйм, шулай да вакыт узмый”,-дип карчыгын юксына ул.
Матак авылында туып-үскән хатыны Валентина Анатольевна белән 45 елга якын тату гомер иткәннәр алар. Валентина Анатольевна гомере буе авыл китапханәсендә эшләгән, 1,5 ел элек вафат булган.
Кузнецовлар 5 балаларын тәрбияләп, аякка бастырганнар. Кызлары медицина белеменә ия, берсе авылда ФАПта эшли. Ике улы– хәрби хезмәткәр. Сүз уңаеннан, Кузнецовлар гаиләсендә хәрби юнәлеш буыннан-буынга тапшырылып килә. Владимир Поликарпович сүзләренчә, әтисенең энесе хәрби кеше булган, шулай ук аның үз туганнары арасында да хәрбиләр бар.
Ветеран бүгенге көндә дә авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша, Матак һәм Чуваш Ишлесе авылларында ветераннар советы рәисе вазифасын башкара.
"Мин туган җиремдә яшәвем белән горурланам, бу бик зур бәхет бит!",- диде әңгәмәбез ахырында Владимир Поликарпович.– Аллаһы Тәгалә башкаларга да шундый ук бәхет язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев