Мәңгелек мөгаллим
Әйе, гомернең 80 елы күз ачып йомганчы диярлек узган да киткән.
Шулай да гомер буе башкарган хезмәтенең кешеләргә кирәклеген тою Виктор Павлович Лухмановка әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек бирә. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ул 14 ел мәктәпкә ашыкты, балаларга физика фәнен укытты. Яраткан укучыларын күрү белән, башны тыгызлап торган авыр уйлар үзләреннән - үзләре юкка чыгар да ул көндәлек мәшәкатьләренә чумар... Юбилей көннәрендә ул янә күңеле белән мәктәпкә кире кайткандай булды. Педагог эшеннән тыш аңа җаваплы башка эшләр башкарырга туры килсә дә, үзен һәрчак сыйныфта, укучылар арасында дип хис итте.
-Виктор Павлович, юбилеегыз уңаеннан ихлас котлыйбыз, алдагы тормышыгызда да исәнлектә - шатлыкта яшәвегезне телибез. Сүзне шуннан башлыйк әле, укытучы хезмәтен сайлауга Сезне нәрсә этәрде? Югыйсә Сезнең күп кырлы талантыгыз белән зур җитәкче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе вазыйфаларын башкарырга да була иде ич.
- Кош баласы оясында ни күрсә, очканда шуны эшли, дигән бик хак әйтем бар. Әниебез, Анастасия Федоровна, Чуваш Бизнәсе авылыннан. Иске Чәке авылында яшәүче әтиебез Павел Ерофеевич белән танышып гаилә коралар. Шушы урында әниебезнең озак еллар Чуваш Бизнәсендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләвен дә әйтеп үтәсем килә. Элек бит укытучы авылда бик абруйлы кеше иде. Могаен, әнидәге сыйфатлар миңа да күчкән булса кирәк. Әтиебез колхоз эшләренә йөрсә дә, бик акыллы, тыйнак, шул ук вакытта белемле кеше дә иде, язу - сызу эшләрен яратты, күп газета - журналлар алдырды. Үземнән ике яшькә олы Евгений исемле абыем белән бик иртә укырга - язарга өйрәндек. Әти - әниебез безне һәрчак белемле һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсәргә өйрәттеләр. Абыем шахтер хезмәтен сайлады, Кемерово шахталарында коткаручы вазыйфасында хезмәт куйды, дәүләт бүләкләренә лаек булды. 1959 елда, Кораллы көчләр сафларында хезмәт итеп кайтуга ук мине Түбән Чәке, аннан соң Уби җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытырга җибәрделәр. 1960 - 1963 елларда Городище һәм Түбән Чәке сигезьеллык мәктәпләрендә математика һәм физика фәннәре буенча белем бирдем, читтән торып Ульяновск педагогия институтының физика - математика факультетын тәмамладым.
-Тормыш иптәшегез Мария Степановна да укытучы, аның белән ничек таныштыгыз?
-1959 елның августында Түбән Чәке сигезьеллык мәктәбенә мәгариф бүлеге юлламасы белән яшь белгеч, Чуваш дәүләт педагогия институтының химия - биология факультетын яңа гына тәмамлаган укытучы Мария Колочкова килде. Яшермим, беренче күрешүдә үк гашыйк булмагынмны сизми дә калганмын. Аннан соң ул бик төгәл, әдәпле, бер сүзен дә уйламыйча әйтми торган кыз иде. Ул да мине ошатты, могаен. Бер ел дуслашып йөргәч гаилә кордык. 1963 елда мине көтмәгәндә хатыным эшләп торган Иске Чәке мәктәбенә директор иттереп куйдылар. Укучылар саны 360 - ка җитә иде. Беренче һәм сигезенче сыйныфлар параллель бүлмәләрдә укыдылар. Дәресләрне бер сменада укыту өчен мөмкинлекләр юк. Шуңа күрә мәктәпнең материаль - техник базасын ныгыту максатыннан күп эшләр башкарырга туры килде. Яңа биналар сафка бастырдык, сыйныф бүлмәләрен уку жиһазлары белән тулыландырдык. 1964 елда биология укытучысы Мария Степановнаның, ягъни тормыш иптәшемнең инициативасы һәм тырышлыгы белән мәктәп янында бик матур яшелчә һәм җиләк - җимеш бакчасы булдырдык.
-Виктор Павлович, Сезгә район мәгариф бүлеген дә җитәкләргә туры килде. Ул еллар ничек истә калган?
-Мәктәптәге уңышларымны күреп алган җитәкчеләр 1971 елның җәендә мине район партия комитетына чакырдылар. Ул чорда җитәкчеләр тәкъдименә каршы килү кабул ителми иде. Коллективта җиде ел бергәләшеп эшләгән хезмәттәшләрдән аерылу җиңел булмады, әлбәттә. Яңа вазыйфада мине бик зур эшләр көтте. Район мәгарифен ун ел җитәкләү дәверендә гомуми урта белем бирү системасына тулысынча күчтек һәм ул алга табан да камилләшә барды. Мәктәпләрнең һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең уку һәм материаль базаларын ныгыту буенча зур эшләр башкарылды. Марс, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле, Городище һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләренең типовой яңа биналары файдалануга тапшырылды. Җирле педагогик кадрлар әзерләү даими игътибар үзәгендә булды. Талантлы укытучылар һәм булдыклы мәктәп җитәкчеләре үсеп чыкты. Шул елларда мәктәпләрдә кабинет системасында укытуга күчү башланды.
-Сез бөтен барлыгыгыз белән мәгарифкә бирелгән кеше. Шулай да Сезне партия һәм хуҗалык эшләрендә дә сынап карадылар. Сезнең өчен ул көтелмәгән хәл булмадымы?
-"Көтелмәгән" дип әйтә алмыйм, син коммунист, җитәкче икәнсең бөтен вакыйгага әзер булырга тиеш. Минем белән дә шундый ук хәл булды. 1981 елның апреленнән августына кадәр үзәктәге "Россия" колхозының башлангыч партия комитетын җитәкләдем, аннан соң Горький исемендәге колхозга председатель итеп сайладылар. Яшермим, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы арасында аерма бик зур. Физика укытучысы булсам да, яңа вазыйфаны төгәл үтәп ышанычны акларга тырыштым. Кырчылыкта да, терлекчелектә дә ярыйсы гына күрсәткечләргә ирештек. Производство алдынгыларыбыз район күләмендә танылды. Шулай да педагог булгач мәктәпне еш сагына идем. Ниһаять, 1988 елның апрелендә миңа Зур Аксу урта мәктәбе директоры вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Янәшәдәгеләргә сиздермәсәм дә, шатлыгымның чиге булмады. Ул елларда укытучыга изге кешегә караган кебек карыйлар иде. Ата - ана сиңа ышана, баласында да укытучыга - ихтирам, белемгә хөрмәт тәрбияләде. Ата - ана һәм укытучылар ныклы "союзниклар" булганга күрәдер, мөгаен, бала тәрбияләү кебек катлаулы проблемаларны чишү, бүгенге көн белән чагыштырганда, күпкә җиңелрәк иде. Мәктәпнең педагоглар коллективы районда иң алдынгылардан булды. Яңа уку елына мәктәпләрне әзерләү конкурсында һәр елны призлы урыннар яуладык. 2000 нче елда 198 укучыга исәпләнгән яңа бинаны сафка бастырдык.
-Виктор Павлович, ул елларда иңгә - иң торып эшләгән хезмәттәшләрегез, хәзер инде үзләре дә олы вазыйфалар башкаручы элеккеге укучыларыгыз Сезгә һәрчак рәхмәтле, ничәмә - ничә буын балалары сезнең тәрбиягездә зур тормышка юллама алдылар. Дәүләт тарафыннан да Сезнең хезмәтегез югары бәяләнде. "Почет билгесе" ордены, "Фидакарь хезмәт өчен" медале, "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе, КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының, район җитәкчеләренең һәм мәгариф бүлегенең әллә ничаклы Мактау Грамоталары да да сезнең тынгысыз матур хезмәтләрегез турында сөйли. 20 елдан артык район Советы депутаты булып та сайландыгыз. Сез, хезмәт ветераны, бүген дә сафта, укучыларга югары уку йортларына керү өчен консультацияләр оештырасыз, фән нигезләрен тиешле дәрәҗәдә үзләштерү буенча армый - талмый ярдәм итәсез, имтиханнарга әзерлисез. Берүк вакытта авылның ветераннар советын да җитәклисез. Инде гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде?
-Без, Мария Степановна белән биш бала үстердек. Кызыбыз Антонина Чуваш дәүләт педагогия институтын тәмамлады, Зур Аксу мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли, Светлана казан медицина институтында укыды, Чувашиянең республика хастаханәсендә стоматолог - терапевт хезмәтен башкара, улыбыз Валерий Чуваш авыл хуҗалыгы институтында белем алды, күп тармаклы технологияләр техникумы директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары, Ираида Казан кооператив техникумыннан соң Сембер шәһәренең сәүдә системасында хезмәт куя һәм төпчек кызыбыз Надежда Ульяновск педагогия институтын тәмамлап авылга эшкә кайтты һәм мәктәптә химия фәнен укыта. Безнең 11 оныгыбыз һәм ике оныкчыгыбыз бар. Алты оныгыбыз үзләре дә гаилә корды. Гому
мән әйткәндә, мин тормыш иптәшем Мария Степановнага бик рәхмәтлемен. Тормыш юлы сикәлтәле, сынаулары күп аның. Бәхетле гомер кичерер өчен бер - береңнең сүзен тыңлап, бер - береңне ишетеп, хөрмәт итеп яшәргә өйрәнергә кирәк.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Виктор Павлович! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә якын кешеләрегез янәшәсендә озак еллар хәерле гомер кичерергә Ходай насыйп итсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев