Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Лидия Ананьевна Назарова  - сугыш чоры баласы

Яңа Элмәле авылында  яшәүче Лидия Ананьевна Назарова  олы юбилеен - 90 яшьлеген каршы алды.

 

Юбиляр 1931 елда күп балалы гаиләдә туа.  Сугыш башланганда аңа әле  10 яшь кенә тулган була. Ике абыйсын, берсен 18 яше тулар-тулмас, сугышка алып китәләр. Икеседә  сугыш кырында батырларча һәлак була.

- Балачак вакыт бик авыр елларга туры килде. Әтиебез авырап, 1934 елда вафат булган,  миңа ул чакта нибары- 3 яшь иде. Ике балага  кышын кияргә бер “фуфайка” бар иде, шуны алмаш-тилмәш кидек. Ул вакытта колхозда акча түләү юк. Әни белән бергә базарга бәрәңге сатырга йөрдек. Утын да юк, 2-3 гаилә җыелышып, мунча керә идек. Ярый әле әни сыер асрады, ул безне  ачлыктан коткарды. Без, балалар әнигә хәлдән килгәнчә булыштык ,-дип елый-елый сөйли Лидия апа.

Шуңа да карамастан, 7 еллык мәктәпне тәмамларга тырыша кыз. Яшь булса да тәмәке “янчыклары тегәргә, йон оекбашлары, бияләйләр бәйләргә өйрәнә. Бәрәңгене  дә үзләре ашамыйча, мичтә киптереп, дәүләткә тапшыра торган булалар.

Сугыш тәмамлануын безгә  мәктәп директоры (ул Уби авылыннан иде) Иван Михайлович Денисов хәбәр итте. Әле булса, мәктәп каршында митингта барыбыз да: "Ур-ра, ур-ра, ур-ра! ", дип кычкырганыбыз истә”,-ди тыл ветераны

Сугыштан соң да тормыш тиз генә җайга салынмый. Авыл халкына күп салымнар түләргә, аның өчен күп эшләргә туры килә. Илне яңадан торгызыр өчен шактый хезмәт куя һәммәсе.

Лидия апа авылдашы Григорийга тормышка чыга. Бергә тигез, тату тормышта алар 62 ел бергә яшиләр.  Мәхәббәт җимешләре булып, 5 бала туа. Ата-ана балаларына дөрес тәрбия бирергә һәм һөнәрле булырга ярдәм итә.Бүгенге көндә алар кызлары  Елизавета (ул Яңа Элмәле урта мәктәбендә укытучы булып эшли) тәрбиясендә яшиләр.

Лидия Ананьевна, сугыш чоры баласы буларак,  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләренә, 5 бала анасы буларак, «Герой – Ана» медаленә лаек. Оныклары, оныкчыклары бар.

Юбилярны котларга килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков аңа Россия Президентының котлавын, район башлыгының бүләкләрен тапшырдылар, изге теләкләр теләделәр. Әңгәмә ахырында Лидия апа да: "Сугышлар гына булмасын, барысы да яхшы, яшәве рәхәт хәзер”, дип илгә тынычлык, һәркемгә иминлек теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев