Колонналар Әфганга юл тотканда
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Николай Быковны район үзәгендә уза торган барлык патриотик чараларда да очратырга туры килә.
Бөек Җиңү уңаеннан үткәрелүче парадта яшьләр белән бер сафта атлый ул.
Николай Быков 1955 елның 12 январенда Яңа Элмәле авылында туа. 1972 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Норильскига китеп, электр челтәрләрендә шофер булып эшли. 1979 елның 7 маенда хәрби хезмәткә алына.
1980 елның февраленә кадәр аңа Байкал арты хәрби округында машина йөртүче булып хезмәт итәргә туры килә, шунда ул беренче хәрби күнекмәләрне ала, тактик һәм психологик әзерлекләрне өйрәнә. Берничә айдан соң Николай Быковны һәм аның хезмәттәшләрен Әфганстанга озаталар. Солдат язмышы Николайны бөтен Әфган буйлап диярлек йөртә. Автомобильчеләргә СССРның Уч-Кызыл станциясеннән Әфганстанның Кабул, Баграм, Пули-Хумри, Җәләләбад һәм Кандагар шәһәрләрендә урнашкан хәрби частьләргә йөк илтү бурычы йөкләнә. Әфган можахедларының көтелмәгән һөҗүмнәренә карамастан, безнең автомобильчеләр миномет уты һәм автомат пулялары астында, дошман өчен «серле» йөкне безнең подразделениеләргә һәрчак үзвакытында китереп җиткерәләр, хәрби антларына тугры калалар.
Интернациональ бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен якташыбыз Николай Быков СССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, «Рәхмәтле әфган халкыннан» медале, «Сугышчы — интернационалистка» билгесе, «Хәрби хезмәттәге батырлыгы өчен» медале, «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медале белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач Николай Дианидович үзенең тырыш хезмәте белән район үсешенә зур өлеш кертә. Төзелеш оешмаларында автокран машинисты булып эшли, торак йортлар, социаль — мәдәни, көнкүреш объектлары төзи. Тыныч тормыштагы фидакарь хезмәте күп тапкыр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелә.
— Әфган сугышы һәр сугышчы — интернационалистның күңелендә авыр яра булып саклана. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар — хөрмәтле кешеләр, чөнки алар Ватанны сакладылар һәм хәзер дә үсеп килүче буын белән очрашып, Ватан-Анабыз турында, аны саклау кирәклеген сөйлиләр. Николай Дианидович та иң актив ветераннардан. Яншәшәбездә шундый шәхесләр булганда, хәтеребез яшәячәк һәм без тарихта югалып калмаячакбыз, — ди районның сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Виктор Петухов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев