Хорновар - Шигали авылында яшәүче Сергей Райков мини -трактор ясаган
Менә шундый сокланырлык та, талантлары белән гаҗәпләндерерлек тә кешеләр яши арабызда
Сергей гаиләле. Тормыш иптәше Мария белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы көндәлек тормышын хезмәтсез күз алдына китерә алмый. Моннан тыш, гел эзләнүдә ул – ниндидер яңалыкларны кулланып, шуны эшләп карауны хуп күрә. Техника белән “җенләнүеннән тыш”, ул әле агач эшкәртү белән дә шөгыльләнә. Агач эшкәртүнең иң нәзбереклесен сайлаган–элеккеге, тарихи кыйммәтләргә ия булган җиһазларны төзекләндерә, ягъни яңа сулыш, җан өрә, реставрацияли.
–Искегә тисәң, исең китәр, диләр. Ә миңа ошый. Тәкъдим иткән җиһазлар хуҗалары өчен дә тарихи байлык – ядкарь буларак кадерле. Аларны яңартуны үземә йөкләнгән олы вазифа буларак кабул итәм,-ди Сергей.
Сергей үзе ясаган кул эшләнмәләре белән Сабантуйларда, төрле чараларда, күргәзмәләрдә дә катнаша, әмма әйберләрен сатарга җыенмый. “Трактор өчен дә шактый акча тәкъдим иттеләр, сатмадым”,-ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев