Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Хезмәттәшебез Ольга Владимировна Петуховага – 50 яшь.

Бар бит шундый кешеләр – мәктәпне бетерүгә бер эшкә тотына да, лаеклы ялга чыкканчы шул тармакта хезмәт итә. Бу гадәт инде элеккеге буын кешеләренә бигрәк тә хас.

Хезмәттәшебез, бик үк элеккеге буын кешесе булмаса да, шундыйлардан: Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 17 яшендә, “Яңа юл” редакциясенә килеп кергән дә, шушы тармак эчендә мең төрле үзгәрешләр булуга карамастан, шунда эшләвен дәвам итә.

Язмыш димә – гомерлеккә дип сайланачак тормыш юлдашы да шунда көтеп тора бит аны. Күршедә генә булган авылда туып-үскән Виктор белән Ольга редакциядә эшли башлаган  елларда дуслашып китәләр. Халык телендә әйтелә торган “бер кашык су белән йотарлык” чибәр булган кыз егет игътибарыннан читтә калалмый, әлбәттә. Редактор эштән иртәрәк бушаган көннәрдә иптәшләрчә озаткалап та куйгалый Ольганы Виктор. Редакторның эштән иртәрәк бушавы да мөһим шул, чөнки егет - редакциянең машина йөртүчесе. Яшь җилкенчәккә, янып торган, яңалыкларга ашкынган йөрәкләргә күп кирәкмени соң инде – ике арада гышыйк уты кабына. Озак та үтми бөтен редакция, типография коллективын, туганнарны җыеп гөрләтеп туй да итәләр. Яшь гаиләне тулыландырып бер-бер артлы уллары да туа.

Виктор Петухов – Әфганны кичкән егет, авырлыклардан куркып кала торганнардан түгел. Ирле-хатынлы бергәләп фикерләшеп үз эшчәнлекләрен дә башлап җибәрәләр Петуховлар. Шулай итеп Ольгабыз тормыш иптәшенең уң кулы буларак, Виктор тапканны, кайтарганны төяүче-бушатучы, урнаштыручы, сатуда ярдәм итүче булып та китте. Һәм редакциядә булган үзгәрешләр – заманчалаштыруга тиз генә күнегеп, яңадан-яңа һөнәрләрне үзләштерә генә барды. 17 яшендә гади “машинистка” булып эш башлаган кыз бүген инде тулаем “Таван ен” газетасының бизәлеше, эшләнеше өчен җавап бирә. Шул ук вакытта татарча русчадан чуваш теленә тәрҗемә эшенә дә, “Таван ен”не төрле социаль челтәрләрдә таныту өлкәсенә дә җитешә. Гомумән, күпне белә, ә күп сөйләшми торган хезмәттәшебез ул безнең.

Башкарган хезмәтен күреп һәм бәя биреп, үткән ел  “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Ольга Петухованы Почет Грамотасы белән бүләкләде. Хезмәттәшебезнең барыр юлларында андый зурлаулар, шатлыклар, бигрәк тә уллары-киленнәре, оныклары, тормыш иптәшеннән, тагын да күп булсын, гомер еллары гел шатлыклардан торсын, дип телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев