Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында яшәүче Әминә апа Исхаковага 90 яшь тулды

Өлкәннәр белән сөйләшеп утырганда аларның үз - үзләрен тотышына, тыйнаклыгына һәм ихласлыгына сокланып куясың. Сугыш һәм сугыш арты авырлыкларын күреп, гомере буе бил бөгеп үткәрүгә карамастан, алар гади булып кала алалар. Кече Чынлы авылында туып үскән, шунда гомер иткән Әминә апа Исхакова шундыйлардан.

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Әминә апага сокланмыйча мөмкин түгел, югыйсә аның да тормыш юлы җиңелләрдән узмаган.

-Миңа 11 яшь иде, әти вафат булды. Әни белән без өчәү: олы апам һәм энебез калдык. Сугыш башлангач, безнең сыйныф укучыларын, ул чакта без 38 әү идек, авыл башына окоп казырга чыгардылар. Әлеге окоп урыны әле дә булса ерынты булып тора. 5 сыйныф укучылары идек без ул чакта. Аннан барлык балалар кырга чыга идек, уракка, иген киптерергә, орлык ташырга йөрдек. Бервакыт шулай кайтып кергәнмен. Аякларым туңган, чабата өзелеп төшкән. Өйгә бригадир килгән, тагын эшкә чакыра. 1925 елгы апам окоп казып, ачлык, авырлыкны күтәрә алмый вафат булды. Әни бригадирга:"Бер баламны җир куенына салдым инде, монысын башка чыгармыйм", дип куып чыгарды. Эшләми тормадык инде барыбер, урман кисәргә дә чыгып киттек, 5 еллап шунда йөрдем. Ходай саулыкны бирде, аллага шөкер,-ди ул.

Бәрәңге утыртуларны да хәтерли Әминә апа. Кул белән җирне басып, төбенә көрәк белән өеп, аны тагын көрәк белән казып ала идек. Аннан тракторчы кызлар артыннан кырда көрәк белән җир басып йөрдек.,-ди. Совет елларында үзәккә үткән салым җыюны да сөйләп үтте. ""Балалары булмаучылардан да салым түләттерделәр ул чакта. Йомырка, ит, башкасын дәүләткә тапшыра идек".

Сугышлар тәмамлангач, аннан исән-имин кайткан фронтовик егет Хәнифкә тормышка чыга ул. Өч бала үстерәләр, белем бирәләр. 51 ел тату, тигез гомер кичерәләр. Бүген Әминә апаның 6 оныгы, 7 оныкчыгы бар.

Әминә апа үзе генә авылда яши. Матур итеп бакчасында аз-азлап бәрәңгесен, суган, кишерен үстерә. Туган нигезгә кайткан балаларын, оныкларын каршы алып, озатып кала. Соңгы елларда кышларын үзе дә алар янына бара башлаган. Тик җәй җитте исә, туган йортына ашкына.

-Үз өеңдә үз көең, дип юкка әйтмәгәннәр, - ди Әминә апа. -Күршеләрем дә бик әйбәт, алар белән хәл белешеп, шулай яшәп торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев