Кече Чынлыдан Ислам Ибраһимов: «Бабаларым Җиңү яулауда катнашканнар»
Бабаларым—горурлыгым
Шаһиҗан Зарифҗан улы ШӘЙДУЛЛОВ 1944 елның 19 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. Авыл җирендә туып үскән һәм бернинди һөнәргә ия булмаган яшь егеткә Ульян өлкәсенең Инза шәһәрендә урнашкан артиллеристлар хәзерләү хәрби частендә өйрәнүләр үтәргә туры килә. Аннары аларның полкы 1945 елның башында поезд эшелонында Германиягә юл тота. Дошманга каршы кискен көрәшләрдә катнашып, әлеге сугыш Шаһиҗан Шәйдуллов өчен Берлинга җитәргә 30 километр кала, төгәлләнә. Яраланган солдат беркүпмедән яңадан сафка баса һәм 1951 елның июль аена кадәр хәрби хезмәттә була.
Туган авылы Кече Чынлыга кайтып, лаеклы ялга чыкканчы механизатор булып хезмәт итә, тормыш иптәше Фәүзия белән 3 ул һәм 2 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бик күп орден-медальләре бар.
Касыйм Гафур улы ХӨСНЕТДИНОВНЫ 1941 нче елда сугыш башлануга Мәскәү шәһәреннән сугышка алып киткәннәр. Гаиләсе, балалары авылда кала.
1942 нче елда бик каты яраланып госпитальдә ята, аннан соң авылга кайтаралар, яралары төзәлгәч яңадан сугышка озаталар. 1943 нче елның 23нче февраль алдыннан Смоленск шәһәрендә чолганышта кала һәм һәлак була. Үлгән хәбәре Смоленск өлкәсе Тёмкино районы Дубна авылында күмелгән дип килә.
2010 нчы елда оныклары бабалары күмелгән һәйкәл янына баралар. Хәзерге көндә һәйкәл бик матур таштан ясалган, тирә ягында чәчәкләр үсеп утыра. Шушы җирдә 1800 кеше күмелгән, исемлеге арткы ягына язылган.
Бүгенгесе көндә Дубна авылы юк, 1968нче елда ул бетә. Шушы авылның бер генә кешесе 75 яшендәге әби кала. Сугыш чорында аңа 8 яшь була. Ул барысын да үз күзе белән күрә, аның сөйләве буенча: бөтен җир кеше үлесе белән капланган була, аяк белән басарлык та урын булмый. Кешеләрне ничек җәзалап үтерүләренә ул нәфрәтләнеп карый. Сугыш тәмамланганнан соң да көндез дә, төнлә дә самолет, мылтык тавышлары, бомба, кешеләр сыкравы ишетелеп тора. Җирләрне сукалый башлагач, кешеләрнең сөякләре, гәүдәләре чыга. Шуннан соң комиссия килеп тикшерә һәм бу җирдә Тугандашлар каберлеге-Братская могила ясыйлар, дип сөйли теге әби. Юл буе һәйкәлләр тезелгән. Шул тирәдә Альферово авылы гына кала. Касыйм бабай да шулар арасында бар. Яралары төзәлгәч сугышка бармаска кушсалар да, ул үз теләге белән китә. Бүгенге көндә аның берничә хаты саклана. Шуның берсе үләр алдыннан язылган, соңгы 18 нче февральдә язган хатында "үләбез",- диеп саубуллашкан була.
Аделҗан Хәлиулла улы ХИСМӘТУЛЛОВ 1950 елның сентябрендә Хабаровск ягына хәрби хезмәткә чакырыла. 43769 нчы номерлы хәрби частьта хезмәт итә. Аделҗан бабай хезмәт иткән частьне Кытайга җибәрәләр.
1951 — 1953 елларда Аделҗан Хәлиулла улы Корея сугышында катнаша. Хезмәт иткән вакытта ефрейтор Аделҗан Хисмәтуллов үзен яхшы яктан күрсәткәне өчен, күп тапкырлар часть бүлекчәсе командованиесенең Рәхмәт хаты һәм медальләре белән бүләкләнә.
1953 елда туган авылыбызга кайта һәм пенсиягә чыкканчы төрле эшләрдә эшли. Фәүзия әбием белән өч ул һәм бер кыз — минем әбиемне тәрбиялиләр.
Бүгенге аяз күк йөзе өчен бабаларыма рәхмәтлемен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев