Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Көчлеләр язмышны да буйсындыра

Петр Мускатинов - гап-гади авыл егете. Зур Аксу авылында туып-үсә. Бары тик 10 яшендә   коточкыч фаҗигагә юлыга ул

Җәйге бер матур кичтә ул урманга качып киткән бозауларын эзләргә чыга.  “Колагымда бары тик мылтык тавышы, дөнья караңгыланды. Башка берни дә хәтерләмим”, ди ул бу көнне күңелендә бик яңартырга  теләмичә.

Берәр аучы киек-җанвар дип белеп, аңа шулай төбәп атамы – монысы ачыкланмыйча кала. Тик менә шул ату тәгәрәп үсеп килүче егетнең ике аягын да хәрәкәтсез итә. Ядрә умыртка баганасын зарарлый.

Җәрәхәт алганнан соң, урын өстендә ятып кына тора алмаячагымны аңладым. Ә  ничек хәрәкәтләнергә соң? Аяклар юк. Куллар бар бит!. Аларны эшкә җиктем. Әти дә, мәрхүм, тик торырга ирек бирмәде.  Ишегалдында турник ясады. Шунда көн саен тартылып, аннан герлар күтәреп мускулларымны ныгыттым.  Коляскага утырып күрше авылга җәйлеген балыкка йөрергә тотындым. Бердән куллар эшли, икенчедән балык тотып кайтам. Ярдәмне  кемнән дә көтмәдем, хәер көтәргә дә юк иде. Авыл тормышы, йорт тулы мал-туар. Һәркемгә эш җитәрлек,-ди Петр ул елларны искә алып.

Күңеле белән яктылыкка омтылган, физик кимчелеге булса да, язмышына буйсынырга теләмәгән егет иң башлап Сабантуйларда була торган ярышларда катнаша башлый. Турникта күтәрелү буенча үзенә тиңнәр булмаганлыгын күрә. Башкалар 28 -30 мәртәбә тартылганда, Петр  45-50 шәр мәртәбә тартылып, күпләрне гаҗәпкә калдыра. Шулай итеп 10 ел буе район күләмендә 1нче урынны яулап килә ул.

Барысы да яхшы булачагына ышанганнарга юллары да үзеннән-үзе ачыла бит аның. Петр Мускатинов та көннәрдән беркөнне армрестлинг буенча Татарстан Чемпионаты үткәрүен ишетә. Кулларының ныклыгына ышанган егет бу ярышларда да көчен сынап карарга алына. 2008 - 2011 елларда ул шушы һәм чаңгы ярышларында катнаша, әмма егеткә уңыш елмаймый. Беравык төшенкелеккә бирелә, спорт белән шөгыльләнүен ташларга уйлый.

Реклама

Шул елларда ул булачак тормыш иптәше Анжеликасы белән, дискотекада, таныша. Кызның якыннары баштарак әлеге мөнәсәбәтләргә каршы булсалар да, соңыннан яшьләрнең бер-берсен яратуларын күреп, аларның карарлары белән килешәләр.

Минем өчен гадәти тормыш башланды. Янымда сөйгән ярым. Улыбыз туды. Йорт-җир булдырдык. Тик шулай да күңелгә нәрсәдер җитми кебек иде. Ярышларда танышкан дусларның һәрдаим шалтыратып, элемтәдә торуыбыз, үземнең дә тик утырып тора алмавым мине янәдән спортка кайтарды. Анжеликам да фикеремне куәтләде.  2015 елда тагын Татарстанда узган армрестлинг буенча Чемпионатта катнашырга булдым, -ди Петр.

Бу юлысы инде аны бәхет үзе көтеп торган була – ул 1 нче урынны ала!  2016 елдан Россия Чемпионатында катнаша башлый.  Һәм Петр Мускатинов өчен спорт һәм гаиләсе тормышында аерылгысызга әйләнә. Ул Татарстан командасы составында ярышларда катнашып, алты ел рәттән армрестлинг буенча Россия Чемпионы исемен яулый. Быел исә Орел шәһәрендә узган ярышларда 2 нче урынны алуы аны Россия командасы составындагы спортчы итә.  Шул рәвешле ул илебезне халыкара мәйданда тәкъдим итәчәк - Россиянең җыелма командасы 14-23 майда Алитус шәһәрендә (Литва) узачак Европа чемпионатында һәм  7-26 сентябрьдә Грузиянең Батуми шәһәрендә Дөнья чемпионатында катнаша.

Ярышларга ныклап әзерләнәм. Көн саен 65 кг авырлыктагы герлар күтәрәм. Һәм тагын бик күп төрле күнегүләр эшлим. Максатым - җиңү яулау, -ди кул көрәше алдынгысы.

Аның тормышында бәхетле мизгелләр күп әлбәттә. Сынауларны бергә кичүче Анжеликасы, уллары: Николай һәм Владимир турында сөйләгәндә йөзеннән елмаю китми. Якыннарын матди яктан тәэмин итүне дә, чын ирләрчә, үз өстенә алган. Өйдәге эшләрне дә бик теләп башкара, машинаны да үзе йөртә ул. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар, бакчада бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәләр. Җәйлеген печәнне дә бергәләп әзерлиләр.

Аяклары хәрәкәтсез булу сәбәпле инвалид коляскасына утырган әлеге ир-егетнең ирешкәннәре, тормышы барыбызны да гомернең кадерен белергә чакыра, теләк булганда гөрләтеп яшәү мөмкинлегенә үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев