“Ивановога ипи ашарга”, -дип чыгып киттек...
Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз.
Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар... Сугыш елларында әтисез ятим калган сугыш чоры балаларының язмышы аеруча аянычлы була.
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөбәракша Әхматҗан улы Юсупов бу хакта менә нәрсәләр сөйли:
-Мин үзем Шланга авылында туганмын. Әтием Әхматҗан Юсупов 1909 елда туган. Әтинең әтисе- минем бабай беренче бөтендөнья сугышында 32 яшендә вафат була. Әнисе аны туганнары Шәрип абыйга тапшырып, тормышка чыга. Бергә үскән туганнары Фатыйх абый да сугышка китә, анда хәбәрсез югала, Мөхлисә апа да зенитчица булып фронтта хезмәт куя. Сугыштан кайта ул, 2000 елда гына вафат була әле, үзе җыйган акчаларга авылда 1970 елда балалар бакчасы төзетә, гаиләсе булмый.
Әтине дә сугыш башлануга ук, 1941 елның 29 августында фронтка алып китәләр. Шушы елны ук ул Мәскәү астында һәлак була. Әни белән без өч бала калдык. Иң олысы гаиләдә мин. Ачлы туклы яшәп көн күрдек. Күрәсең, әнине кызганыпмы инде, авыл халкы: “Иваново якларына барып чыксагыз, балаларың да үзең дә тук булырсың, анда ипи бирәләр”,-дип киңәш итәләр. Хуҗалыгыбыздагы соңгы танабызны сатып, шулай итеп, без юлга кузгалдык. Ульяновск шәһәрендә вокзалда 1 ай торганыбыз исемдә, чөнки китәргә теләүчеләр күп, һәркем үз чиратын көтә. Акча да бетте, ашарга да юк. Безнең көнебез килеп җиткәч, вербовщик әнине без, балалары белән күргәч, поездга утыртмый, “балалар белән ярамый”, ди. Ярый әле шул вакытта, проводница апа безне кызганып, вербовщиктан качырып поездга керткән иде.
Иваново әллә кайда булмаса да, нигәдер, өч тәүлек барганбыз истә калган. Әни безне сеңлем белән, үзе утырып бара торган поезд эскәмиясе астына качырды, энемне капчыкка тыгып, аркасы белән яшереп барган иде.
Ивановада да билгеле безне кем дә көтеп тормады. Поселкадан поселкага йөреп, Чистай якларыннан килеп урнашкан бер чуваш апага тап булдык. Әни дә эшли башлады, мин дә көтүче ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Авылдашларыбыз әйткәнчә, ипи дигәннәре дә ул чакта туенырлык булмады. Ленинград блокадасында бер кешегә бирелгән ипи күләмен генә биргәннәре, ачтан шешенгәнем генә хәтеремдә калган...
Мөбәракша абый Юсупов - тыл ветераны. Агымдагы елда аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы медален тантаналы төстә район мәдәният йортында район һәм республика җитәкчеләребез кулыннан алу бәхете насыйп булды. Ә көз айларында ул үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Исәнлек белән очрашулар насыйп булсын, Мөбәракша абый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев