Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылында яшәүче Кадария Сөләйманова: "Бәхетле бала түгел идем"

Иске Шәйморза авылында яшәүче Кадария Сөләйманова балачагын шулай дип бәяли

Язмышка үпкәләмиләр, диелсә дә, бик әче булгач үпкәләнелә шул. Кадария апа да үткәнен җырга салып: “Мин бәхетсез кыз бала...Мин бәхетсез кыз баланы очкан кош та кызгана”,-дип язмышына үпкәсен белдерә.

“Бәхетем булмады,-ди ул. –Күп балалы гаиләдә үстем. 10 бала идек, өченчесе - мин. Әти Мәскәүгә китте. Аның артыннан әни өч баласын ияртеп, шул исәптән мине дә алып, калганнарын әбзәйләргә, апаларга калдырып, китте. Анда без күпме торганыбызны хәтерләмим, сугыш башланды. Кая җитте шунда, ач, ялангач, чүплек тирәсендә  ашарга эзләп йөрдек. Аннан безне ничектер кайтардылар. Балчык өйнең ишеген ачып кердек. Кемдер бер-ике бәрәңге, кемдер бер-ике кисәк ипи тотып килә иде. Авылда ачтан үләргә ирек бирмәделәр, Ходайга шөкер. Шулай тернәкләнеп, яшәп киттек. 

Кадария апаның белеме юк. Ул мәктәпкә йөрүдән мәхрүм калган. “Укырга вакыт булмады. Үзем  чүпрәктән ясалган  курчаклы  уйныйм, үзем бала арбасы тартам. Үземнән соң дөньяга килгән туганнарымны үстердем шулай. Кул (имза) да куя белми идем.

16 яше тулгач, Кадария апа авылдан Свердловск якларына язылып эшкә китә. Аннан тагын Кемеровога эшчеләр җыялар, шунда языла. Анда эшләгәннәре өчен акча түләмәгәннәрен дә сөйли ул. “Ач булдык, шешенеп беттек, эш авыр булды.  Авылга кайттым да, Казанга стройкага язылып,  эшкә киттем”.

Казандагы ул еллардагы «Промстрой СМУ-6» төзелеш оешмасында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыга. Йортлар, төрле объектлар төзиләр, үзенә бер бүлмә бирәләр. Укырга да мөмкинлек туа шул чакта, әмма көн буе төзелештән соң, бер-ике тапкыр гына барып карый да: “Укымасам да ач үлмәм әле”, дип кул селти.

Яшь гомере дә шулай узып китә Кадария апаның. Үзенен шәхси тормышын да рәтли алмый, кияүгә чыкмыйча кала. Яшь чактагы чаялыгын, җор теллелеген (җырлы-моңлы да әле ул)  бүген дә югалтмаган Кадария апага:  “Төзелештә, гадәттә, уңган ир-атларсыз булмый, берсе дә күңелеңә ятмадымы”, дигәнгә: “Мин яраткан кеше белән бергә була алмадык, мине яратканнарга күңелем ятмады,-дип җаваплады.–Сүз кушучылар булмады түгел. Әмма мин туры сүзле, хыянәткә бармадым, үзем дә хыянәтне кичерә алмадым. Сөйгән ярым белән дә шуңа бергә була алмадык.

Ни генә булса да, картлыгын ул берүзе генә каршыламый. Бертуган энесенең улы Зиннур һәм аның тормыш иптәше Фәридә ханым өч ел элек аны туган авылына, үзләренә алып кайтканнар. Хәзер исә Кадария апаның тормышы тагын да түгәрәкләнеп киткән: янында тәрбия кылучылары “туган апа”, аларның балалары, оныклары “әбием” дип кенә торалар. Шуңа да язмышына булган үпкәсе дә онытыла башлаган. Туганнары  аны үз әниләредәй тәрбия кылалар. Кадария апа да әлеге кайгыртучанлыклары өчен бик рәхмәтле.

Шушы көннәрдә исә төзелеш һәм хезмәт ветеранын олылап, 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова килделәр. РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.  Кунаклар Кадария Зыятдин кызына сәламәтлек, иминлек, 100 яшькә кадәр яшәргә, 95тә исә кабат очрашулар насыйп булсын дип теләделәр. Кунакларга килүенә шат булуын да юбиляр: “Ишектән килеп кердегез, алма чәчәкләре кебек күземә күрендегез”,  дип җыр аша белдерде. 

Юбилярның бүләкләре дә бик күп, алар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең тылдагы хезмәтләре өчен юбилей медальләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев