Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рушания Идиятулла кызы Әхмәтҗанованы 90 яше белән котладылар

Үткән атнада туксан яшен билгеләп үткән  Иске Кәкерле авылында яшәүче  Рушания Идиятулла кызы Әхмәтҗанова “Ходай биргән гомерләрне заяга уздырмыйк!” ди.

Ә үзе үз гомерен әрәм-шәрәм итмичә, тырыш хезмәт куйган, игелекле балалар үстергән.

Күркәм юбилее хөрмәтенә балалары, онык, оныкчыклар ерак юлны якын итеп, туган нигезгә кайткан иделәр. Рушания апа якыннарыннан гына түгел, җитәкчелектән дә котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте бу көнне. Күп кенә яшьтәшләре кебек, аңа да илебез Президенты Владимир Путин кул куйган рәхмәт хатын уку насыйп булды. Изге теләкләр язылган бу хатны, районыбыз башлыгы Марат Гафаровтан истәлекле бүләкне  юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов тапшырдылар.

Мул табыннар артында Рушания апаның яшьлеге, хезмәт еллары турында күп кенә хатирәләр, җылы сүзләр яңгырады.

Әниебез дә  гомеренең күп өлешен авыл клубында эшләүгә багышлады, лаеклы ялга да шуннан чыкты. Өебез дә клуб белән янәшә үк. Шуңа да без кечкенә чакта безгә еш кына Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова кебек олуг җырчыларыбыз килә иде. Элек бит юллар юк, җырчылар киләләр дә, кунарга да калалар. Төннәр буе өебездә тагын концертлар уза иде. Әти-әни киң күңелле кешеләр безнең,-дип сөйли олы кызы ....

Рушания апаның тормыш иптәше Әнвәр абый да авылда хөрмәтле, уңганлыгы белән дан тоткан тимерче була. Бергә 50 ел гомер кичерәләр.

“Тимер күтәрә, күтәрә куллары көрәктәй зураеп беткән иде, вафат булганда да шул тимерне тоткандай, куллары бөкләнеп калганнар  иде, мәрхүмнең”, дип сөйли тормыш иптәше-ире турында Рушания апа.

Әхмәтҗановлар дүрт бала тәрбияләп үстереләр. Бүген җиде онык, сигез оныкчык нәселләрен дәвам иттерә. Әмма барысы да шәһәрләрдә яшиләр.

– Урамыбызның, авылыбызның хөрмәтле кешесе син, – дип авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов теләкләр җиткерде юбилярга.

– Гомерегез буе һәркемгә үрнәк булып яшәдегез. Алга таба да исәнлек белән яшәргә Ходай насыйп итсен, -диде Данис Сатдинов та.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев