Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәшидә әби Рәкыйпова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов юбилярны котлап, РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.
Рәшидә әби күп балалы гаиләдә туа. Сугыш елларының ачысын, авырлыгын кичергән Акъәби намуслы хезмәте, тәрбияле балалар үстерүе белән кадер-хөрмәткә лаек, яшьләр өчен үрнәк булып тора. Юбилярны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан иде, авылдашлары да килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев