Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чүпрәледән Закирҗан Буркеевның үткәне дә, гомеренең алтын көзе дә бик матур

Эшкә биреп чын күңел...

Башкарган хезмәтен дә иң мөһимнәрдән дип буладыр. Колхозлар, күмәк хуҗалыклар яшәгән чорда ул һәм аның кул астындагы коллектив мал-туарның киләчәк буыны өчен җаваплы иде. Ягъни сыерларны үзвакытында каплатуны, токымлы нәсел булдыруны тәэмин итте Закирҗан ага җитәкләгән оешма.

Балачагына күз салсак, Азия якларында дөньяга аваз сала ул. Закирҗанның әнисе Рәшидә ханым шунда эшләгән вакытта сугыштан кайткан Әкрам белән таныша. Егет бу яклардан булмаса да, гаиләсен ул Чүпрәлегә алып кайта. «Сугыш башланып, мине тагын алып китә калсалар, үз туган җиреңдә яшәрсең», ди ул Рәшидәсенә.

Закирҗан урта мәктәпне Иске Чүпрәледә тәмамлый. 1969 елда Казан ветеринария институтына мал табибы белгечлеге буенча укырга керә. Армия хезмәтен Владивосток якларында үтәп кайта. Шуннан соңгы гомер һәм хезмәт юлы Закирҗан Әкрам улының туган районында, аның хуҗалыкларында уза.

—Элек бит терлекчелек буенча семинарлар, җыелышлар һәр атна саен уза иде. Иртән эш көне "планерка«дан башлана. План куелган, маллар санын киметмәскә, вакытында сыерларны каплатырга һ.б., һ.б.. Үзебезгә йөкләнгәнне үтәргә тырыштык, эшләдек,-ди ул.

Закирҗан Әкрам улы Буркеев хезмәтен башлаган елларда хуҗалыклардагы малларның исәбе йөзләгән, меңләгән була... 

-Үз дәверемдә 10лап район башлыгы, 15ләп авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, 100ләп колхоз рәисе белән эшләдем,-дип хатирәләрен яңарта Закирҗан ага. 

Лаеклы ялга чыккач та хезмәтен дәвам иттерә әле ул. Эшкә чын күңелен биреп, хуҗалыкларда сәламәт, яшь үрчем булсын өчен белемен, тырышлыгын кызганмый. Шул рәвешле районның терлекчелек тармагы үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Фидакарь хезмәте, тырышлыгы нәтиҗәсендә Закирҗан Буркеев күпсанлы Грамоталар, Мактау кәгазьләренә ия була, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. 

«Хезмәт кешене бизи» диеп юкка гына әйтмиләр. Буркеевлар гаиләсе тырыш һәм уңган гаилә буларак күпләргә таныш. Гомерләренең алтын көзендә дә тормыш иптәше белән дөньяның матурлыгын тоеп яшәргә тырышалар. Балалары һәм оныклары исә — иң олы куанычлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев