Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хөрия Фәткылкадыйр кызы Җамалдиновага 90 яшь тулды
Ул Коммунистик хезмәт ударнигы исеме белән Мәскәүнең Останкино телебашнясында бүләкләнә.
Хөрия апаның хезмәт юлы туган ягында «Россия» колхозында башлана. Әтиләре Фәткылкадыйр сугышта вафат булган өч бертуган кыз: Хөрия, Рәйханә һәм Рушания әниләренең төп ярдәмчеләре булалар. Йортта ир-ат булмавы да тормыш нужасын бик яшьли тартырга мәҗбүр итә. Әмма сынмыйлар, сыгылмыйлар, үз көннәрен үзләре күреп, кешедән ким хур яшәмәскә тырышып, һәрбер эшне җиренә башкарып чыгарга тырышалар.
Хөрия апа да шундый була. «Россия» колхозыннан соң, ул 1960 елдан район кулланучылар җәмгыятенең икмәк комбинатына эшкә килә. Биредә 1973 елга тел-теш тидерми хезмәт куя. Бар яктан да булган, уңган кызны төрле иҗтимагый эшләргә дә тарталар. Хезмәт итү дәверендә ул район судында утырчы вазифасын да башкара.
—Хәтеремдә, элек район үзәгендә икмәкне озын чират торып алалар иде. Хөрия апаның сменасы булуын белсәләр, халык ипине капчыклап күтәреп кайтып китә иде,-дип сөйли бертуганының кызы Йолдыз ханым.—Апабыз бик уңган, тырыш булды һәрвакыт.
1973 елда Хөрия апа читтән районга эшкә килгән сөйгәне Зиннор тормышка чыгып, Ковров шәһәренә китә. Анда барып урнашкач та, үзенең кулы белгән эшен дәвам итеп, икмәк заводында эшли башлый. Лаеклы ялга чыккач, язмыш аларны янә туган якларга тартып кайтара. Биредә ул тормыш иптәше белән әнисе Алия әбине тәрбияләп, соңгы юлга озата, аннан пар канатын да җирли.
Ковров шәһәрендә эшләү дәверен сагынып, Хөрия апа Мәскәүнең Останкино телебашнясындагы әйләнеп торучы залда булуын сөйли. Билгеле, Иске Чүпрәле авылыннан чыккан кыз бала өчен ул зур дәрәҗә була. "Әлеге зал алтын төсендә иде",-ди.
Хөрия апа озак еллар намуслы хезмәте өчен шушы залда коммунистик хезмәт ударнигы дигән исеме белән бүләкләнә. Әйтергә кирәк, Коммунистик хезмәт ударнигы — Советлар Союзы чорында хезмәт дисциплинасын үрнәк үтәгән хезмәткәрләргә бирелә торган олы мактаулы исем.
Хөрия апага бу көннәрдә 90 яшь тулды. Әлеге күркәм бәйрәмен ул туганнары, якыннары янәшәсендә каршы алды. Язмыш аны үз балалары булудан мәхрүм итсә дә, бертуган сеңлесе Рәйхананың кызы Зөлфия Иршат кызы Юсупова, оныгы Салават һәм аның гаиләсе җылысы, тәрбиясе белән бүләкләгән. Бүгенге көндә ул сеңлесе янәшәсендә алар бергә бәхетле картлык гомерен кичерә.
Юбилярны котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов та килделәр. Марат Ринат улы Хөрия апага олы хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерде, иң мөһиме—сәламәтлек теләде, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.
Туганнар янәшәсендә бәйрәм табыны артында кунаклар гаилә альбомын карадылар, юбилярның тормыш юлын искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев