Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөнирә Алиуллинанга 90 яшь тулды

Авыл өлкәне 40 ел–мәктәптә эшләгән.

Мөнирә Зиатдин кызы Алиуллинаның бөтен гомере – мәгарифкә фидакарь хезмәт итү үрнәге. Педагогик хезмәт ветеранына шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Ул Чувашиянең Батыр районында дөньяга килгән. Цивильскидагы педагогия училищесын, аннан Чувашиянең дәүләт педагогия институтын тәмамлаган.

Мәгариф ветеранының хезмәт юлы да туган ягында башлана. Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куйган: балаларны укырга һәм язарга өйрәткән, туган илгә мәхәббәт тәрбияләгән.

Мөнирә апаның аннан соңгы гомер юлы Чүпрәле ягы белән тыгыз бәйләнә. Тумышы белән Буа районнан булган Миннерасыйх  Миннулла улы белән алар Иске Шәйморза авылында тормыш юлларын башлыйлар. Гаилә башлыгы 22нче Партсъезд исемендәге колхозда баш агроном булып эшли, Мөнирә ханым исә мәктәптә укыта. Соңрак Миннерасыйх абыйны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә профсоюз җитәкчесе итеп күчерәләр, Мөнирә апа башлап, район хакимиятендә, аннан үз һөнәре буенча Иске Чүпрәле урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирә башлый.

Тормыш иптәше белән алар 54 ел гомер кичерәләр, ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше инде вафат. Бүгенге көндә Мөнирә апа ялгызы гомер итсә дә, бала-оныкларының һәрвакыт ярдәмен тоеп яши, кызы Даниясе дә күршесендә генә.

Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы Марат Гафаров тәбрикләде, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Юбилярга нык сәламәтлек, балалары, оныклары һәм оныкчыгы янәшәсендә озак еллар яшәвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев