Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Адилә Сәлимҗанова медицина өлкәсендә 52 ел эшли

Районыбызда медицинага тугры булып, күп еллар хезмәт иткән һөнәр осталары — хатын-кызлар бик күп.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Адилә Сәлимҗанова да шундыйлардан.

Буа медицина училищесын тәмамлап, хезмәт юлын санэпидстанциядә башлаган ул. Хезмәт хезмәт кенгәсендә дә бары тик ике язу — 1973 елда эшкә кайтып урнашкан һәм 2006 елда район үзәк хастаханәсенә күчкән. Медицинага 52 ел гомере багышланган Адилә ханымның.

Татар Бизнәсе авылында туып-үскән ул. Балачактан шәфкать туташы булырга хыяллана һәм шундый белгечлек ала да. Адилә ханым район үзәк хастаханәсендә эпидемиолог ярдәмчесе вазифасын башкара, санэпидстанциядә эшләү дәверендә дә дизенфекцияләү бүлеген җитәкли.

—Яңа гына эшкә кайтып урнашкан еллар. Авыруларның бик таралган чагы... Туберкулез, корсак тифы, педукулез, корчаңгы һ.б. гөрләп чәчәк ата. Юллар юк, транспортка да кытлык. Шушы авыруларны дезинфекцияләү өчен махсус камера бар иде, шуны язгы балчыкта, кышкы кар-буранда авыл саен этеп-төртеп йөрүләр тарихта калды. Хәзерге белән ул еллардагыны чагыштырсаң — җир белән күк арасы. Район халкының саны да 45 мең иде,-дип искә ала Адилә апа үзенең үткән хезмәт юлларын.

Адилә ханым тормыш иптәше Альфред белән ике ул үстерәләр, биш оныкларына кадерле әби-бабай булганнар. 
Гомер узган саен кеше нәтиҗәләрне барлый. Адилә ханым да һәрвакыт дин юлында булган әтисен күзаллап, мәчеткә йөри, Буа мәдрәсәсен тәмамлый, биш вакыт намазын укый, Коръән укырга өйрәнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев