Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чокалы авылында яшәүче Гөлсирә ханым Хәлиулловага 75 яшь тулды

Авылның «докторы», өлкәннәрнең үз кешесе, моң иясе һәм тагын йөз төрле сыйфатлар иясе ул - Гөлсирә Хәлиуллова

Иске Чокалы авылында яшәүче Гөлсирә ханым бүгенге көннәрдә дә игелек кылуын дәвам итә-авыл халкына ислам дине нигезләрен өйрәтә.

Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды. Әлеге көндә аны хөрмәт иткән, тормыш юлында аның ярдәме, киңәше тигән авылдашлары, райондашлар, туганнар, бала-оныклар бер табын артына җыелды.

Сер түгел, авыл җирендә фельдшер булып эшләү икеләтә-өчләтә җаваплылык сорый торган һөнәр. Аңа бер үк вакытта кардиология та, психолог та, гинеколог һ.б. юнәлешләр табибы булырга туры килә.   Нәкъ шулай хезмәт куя да Гөлсирә Фатыйх кызы.  Үз эшеңнең остасы, бик ярдәмчел, ачык йөзле һәм “тәмле” телле  буларак та халык арасында хөрмәт һәм абруй казана.

Эшләү дәверендә ул Иске Чокалы авылы халкы сәламәтлеге сагында торучы алыштыргысыз белгеч була. Кыйммәтле тәҗрибәсе һәм белемнәре һәрвакыт кадерләнә һәм ул бу эшнең никадәр авыр булуына карамастан, ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Авылдашлары аның иң авыр минутларда, көнгә- төнгә карамый, килеп җитүен, ярдәм итәргә тырышуын, үлем тырнагыннан йолып калуын сөйли. Халыкка игътибарлылыгы бүгеннәрдә дә дәвам итә әлеге ханымның -ул авыл ветераннары советы рәисе.

Район ветераннар, пенсионерлар берләшмәләре җитәкчеләре Роза Насыбуллина, Дилүзә Азизова да Гөлсирә апаның өлкән буынның актив җитәкчесе булуын ассызыкладылар. Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова да аның бүгенге ислам дине үсешендәге хезмәтен югары бәяләде. Бер сүз белән әйткәндә, табын артында утыручылар Гөлсирә  ханымның киңкырлы шәхес булуын төрле яклап ачтылар.

Гомер юлын бик матур  эзләр салып үтә Гөлсирә апа. Тормыш иптәше Фиолет белән алар биш бала үстерәләр. Өчесе туган җирне үз итеп, бүгенге көндә районда лаеклы хезмәт куялар, ике кызы Буа һәм Казан шәһәрендә яшиләр. Дөнья яме булып, оныклары үсеп килә, “Әбием” дип кочагыннан чыкмыйлар.

Тормышка үз карашы, һәр сорауга җавабы, һәр вакыйгага үз фикере бар аның. Халкыбызның йөз аклыгы булып, тагын да 75 еллап тормыш сукмагыннан атлавыңны дәвам ит, Гөлсирә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев