Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылы егете Алмаз Самерханов яхшы хәрби хезмәте белән үрнәк

Районыбыз егетләренең хәрби хезмәттә ирешкән уңышлары турында бик куанып язабыз. Аларның үрнәк хезмәт итүләрен солдатларның әти- әниләренә һәм комиссариатка килгән Мактау кәгазьләре дә дәлилли.

Өстәлемдә телефон шалтырый. Анда солдатның әбисе Гөлнар апа Багаутдинованың шатлыклы тавышы. Ул ашыга- ашыга оныгы Алмазның яхшы хезмәт иткәне өчен часть командирларыннан Мактау хаты килүе турында сөйли. Чыннан да шатланмый мөмкинме соң? Алмаз Самерханов мәктәптә укыган елларында ук үзен хәрби хезмәткә әзерли. Спортның җиңел атлетика төре белән нык шөгыльләнә. Татарстанның зона һәм республика ярышларында катнаша, Мактау грамоталарына һәм истәлек бүләкләренә лаек була. Урта мәктәпне "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләргә генә тәмамлагач Казандагы идарә һәм хокук институтына укырга керә. Өченче курстан үзе теләп армия сафларына китә. Сыктывкарда өйрәнүләр үтеп беренче күнекмәләр алгач егетне разведчиклар ротасына күчерәләр. Якташыбыз һәрвакытта да үзен югары әзерлекле сугышчы, үрнәк һәм хәрби антына тугрылыклы солдат итеп күрсәтә. Хезмәттәшләре арасында ихтирам казана. Часть командиры язган хатта егетнең шушы сыйфатлары хакында әйтелгән юллар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт