Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Иске Чүпрәледән Нурлыҗиһан апа Хуҗиева туксан да җитезлеге белән сокландыра

Ә үткәндә авырлыкларны күп күрергә туры килә аңа.

Әлеге гаилә бер табын артына җыелганда гына да, барлыгы 80 ләп кеше була. Ә шушы кадәр кешене бер нигезгә туплап торучы Нурлыҗиһан Мөхетдин кызы Хуҗиева  шушы көннәрдә олуг юбилеен 90 яшьлеген билгеләп үтте.

-Үзебез әти-әни, әби-бабайлар булсак та, “әни” дип кайтыр урыныбыз булуга Ходайга рәхмәтлебез. Әни булганда дөньябыз түгәрәк, без, туганнар бергә,-диләр беравыздан Нурлыҗиһан әбинең балалары.

Хәер, аны әби дип әйтергә тел дә әйләнми. Җитезлегенә, акылына, уй-фикер йөрүенә хәйран калырлык. Ә үткәндә авырлыкларны күп күрергә туры килә аңа.

Әтисе, абыйсы сугышка чыгып китәләр. Кечкенәдән әнисенең кул арасына кереп, бар эшләрне  яшьли башкарырга өйрәнә ул. Сугыштан соң да, Иске Задур авылы егете, сугыш ачысын  күреп кайткан Касыйм Хуҗиевка тормышка чыга. Авылда 10 еллап торганнан соң, кышка кергәндә йортлары янып китә. Үз яннарына Иске Чокалыдан әтиләре сыендыра аларны. Гаиләдә бер-бер артлы 10 бала туа. Ике баласын җирли ул. Тормыш иптәше якты дөньядан киткәненә 20 еллап вакыт узган.

Реклама

Нурлыҗиһан апаны белүчеләр, аның уңганлыгы турында әйтми калмыйлар. Кояш белән бергә торып, чөгендер кырында беренчеләрдән эшләрен бетереп кайталар алар. Гаиләдә дә балалар арасында һәрбер эш төгәл бүленгән була: кайсыдыр су ташый, кемдер утын кертә, ә кайсыдыр терлек өчен җаваплы була.

-Ишле гаилә булсак та, без бервакытта да ямау салган носки, оекбаштан йөрмәдек. Әни безне һәрвакыт чиста, пөхтә йөретте. Артык яхшы әйберебез дә юк иде, әмма начардан да йөрмәдек, -диләр юбилярның кызлары.

Бүгенге көндә Нурлыҗиһан апа Иске Чүпрәле авылында яши. Бирегә күченгәннәренә 10 еллап вакыт узган.Сигез баласы да исән, 19 онык, 28 оныкчык әби, дәү әни дип торалар.

Хезмәт ветеранын котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Рамиль Низамов килгән иделәр. Юбилярга Россия Президентының котлау сүзләрен, район башлыгының бүләкләрен, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, бәхетле картлык гомеренең дәвамлы булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев