Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Мәгәфүрә әби Сәләхетдиновага 95 яшь
“Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр: сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай якын кешеләрең булу“, - ди Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче 95 яшьлек Мәгәфүрә әби Сәләхетдинова.
Ул тормыш кыенлыкларының барысын да үз җилкәсендә татыган өлкән райондашларыбызның берсе. Татар Бизнәсе авылында туып-үсә, 7 сыйныф белем ала. Сугыш елларында аларны хәрби заводка, эшкә озаталар. Хезмәтләре өчен 800 грамм ипи бирәләр.
–Тархан урманнары да кистек, окоп та казыдык, заводта да эшләдек. Зарланырга вакыт та, теләк тә булмады, заманы шундый иде бит,- дип сөйли ул елларны искә алып, Мәгәфүрә әби.
Сугыш беткәч, янә туган авылына кайтып, колхозда хезмәт куя. Техника юк, бөтен эшне кул хезмәте белән башкаралар. 5-6 шар гектар печән чабалар, борчак уралар.
Көн-төн хезмәттә булган Мәгәфүрә апаның шәхси тормышын көйләү турында уйларга вакыты да булмый. Аннан олы яшьтәге әти-әнисен дә тәрбияләп, соңгы юлга озата.
Бүгенге көндә үзенең дә картлыгы бәхетле аның. Бертуган сеңлесенең балалары яшь сабыйны карагандай тәрбиялиләр, “Апа”, дип өзелеп торалар. “Апабызга рәхмәтебез зур, һәрвакыт үзенең тырыш хезмәте белән үрнәк булды, киңәшләрен бирде”,-диләр. Бүгенге көндә Мәгәфүрә апа Иске Чүпрәле авылында Гөлшат ханым Шиһаповада яши.
Бүгенге тормышының ипле генә баруына куанып туган җирендә гомер кичерүче Мәгәфүрә әби 95 яшьлек юбилее уңаеннан илебез һәм район җитәкчеләренең котлавын җиткереп, бәйрәм бүләкләре тапшырган район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтовка һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамовка зур рәхмәтләрен әйтте. Илгә-көнгә иминлек теләп, эшләрегез һәрвакыт уң булсын, дип озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев